Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Биектау муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул бөртеклеләр кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика Президентын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озата йөрделәр. Вертолетта очып Рөстәм Миңнеханов "Правда" ҖЧҖ (Медаль авылы), "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖ (Кече Рәс авылы, Суыксу авылы), "Высокогорская" агрофирмасы ҖЧҖ (Дөбъяз авылы) авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады.
Дөбъяз авылы крыендагы сабан игене кыры янында ("Высокогорская" агрофирмасы ҖЧҖ) Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлеләре башлыклары белән очрашты. Республика башлыгы хәзер, урып-җыю кампаниясенең иң каты вакытында, бөртеклеләрне җыю ничек алып барылганын, авыл хуҗалыгы техникасы ничек эшләгәнен белер өчен берничә муниципаль районнарында булуы турында хәбәр итте. Без инде Мөслим, Актаныш, Минзәлә районнарында булдык, дип искә төшерде, кичә Чүпрәле һәм Буа районнарында эшләр торышы белән таныштык.
Уңыш җыю кампаниясе барышы турында Бикетау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәбәр итте. Аерым алганда, ул бүгенге көнгә мәйданнарның 60% җыелган, көн саен чәчүлекләр гомуми мәйданының 4-5% җыела дип әйтте. Кырларда уңышлылык гектардан 19,5 ц тәшкил итә, районда бөртеклеләрне җыюны гектардан 20 ц уртача уңышлылык белән тәмамларга планлаштыралар. Бүгенге кебек һава торышы булса, без эшне ун көндә тәмамларга җыенабыз, дип әйтте Рөстәм Кәлимуллин. Ул шулай ук районда бүгенге көнгә 500 га уҗым утыртылганы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, Биектау муниципаль районы башлыгы районда 24 гаилә фермасы эшләве турында сөйләде, якын арада тагын сигез гаилә фермасы ачылачак.
Татарстан Президенты үз чиратында республика өчен мөһим бурычларның берсе - авылларда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны саклап калу, эре мөгезле терлекнең баш санын арттыруныны атады. Без исә үз ягыбыздан дәүләт ярдәме чараларын булдырырга тырышырбыз, дип әйтте ул, сез дә урыннарда гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар үсешенә ярдәм итәргә тиеш, гаилә фермаларын терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьщлщсенщ ьитди карарга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ел саен техниканы яңарту, машиналар паркын арттыру өчен 2 млрд. сум күләмендә акча биреләчәк. дип планлаштырыла.
Республика башлыгы хуҗалыклар башлыкларыннан Агросәнәгать паркы белән эш ничек барганы турында кызыксынды, ул Казанда, махсус авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен шул мәйданчыкта сата алыр өчен, ачылды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районы бу мәсьәләдә актив булуы турында әйтте.
«Агросәнәгать паркын дәүләт тикшереп торачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе генә сатылачак, нәкъ менә шуның өчен ачылды да инде ул. Бу күбеченчә - сөт, ит, авыл хуҗалыгы продукциясе, безнең як яшелчәләре». Якындагы арада, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Агросәнәгать паркы мәйданчыгына хәтле автобус маршрутын оештырырга уйланыла.
Татарстан Президенты Биектау районы авыл хуҗалыгында һәрвакытта да сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү юнәлешләре өстенлекле булды дип әйтте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, әгәр дә районда яшелчә җитештерү күләмен үстерү программасы булса, мелиорация мәсьәләсен дә хәл итеп булыр иде.
Шулай ук Биектау муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы затлар «Гөлчәчәк» Дөбъяз балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булдылар. Элекке әлеге балалар бакчасы музыка мәктәбе бинасында урнашкан иде, хәзер музыка мәктәбе аерым бинага күчерелгән, ә төзекләндерү һәм ремонттан соң балалар бакчасында өстәмә өч төркем ачылды, балалар бакчасы 110 балага исәпләнгән һәм тулысынча тупланган.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Әтнә муниципаль районына китте, сәфәрдә аны Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов озата барды.