Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда бурычлыларны “Дорожный пристав” республика юлларында эзли башлый
2013 елның 13 августы, сишәмбе
Татарстанда бурычлыларны “Дорожный пристав” республика юлларында эзли башлый. Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән видеоконференция режимында барган брифингта Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов шундый һ.б. белешмәләр бирде.
Аның сүзләренчә, алга таба, төгәлрәге, Татарстанда 20 августтан башлап бурычлы затларны транспорт чарасы буенча автомат режимда эзли торган “Дорожный пристав” аппарат-программа комплексы гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта республиканың суд приставлары хезмәтенә андый 2 портатив һәм 5 күчмә (алары автомобильгә беркетелгән) шундый аппарат ТР Президенты Рөстә Миңнеханов ярдәмендә алдырылган.
Шул рәвешле, “Дорожный пристав” комплекслары белән эш күрсәткечләре тагын да югарырак булачак, дип саный Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Р.Ильясов. Башта Казанда, аннары республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарфнда бурычлыларны “Дорожный пристав” комплексы белән җиһазландырылган һәм теләсә кая тикшерергә, бурычын түләттерергә вәкаләте булган махсус оештырылган төркем мәгълүмат базасы аша эзләп йөриячәк. Портатив комплекс дипломатны хәтерләтә, күчмә дигәне автомобильгә урнаштырылган. Соңгысы юлларда ЮХИДИ хезмәте белән берлектә бурычлыларны транспорт номеры буенча туктатып күзгә-күз эшләсә, портативы туктап торган (әйтик, урамда, торак йорт яки бина янында, парковкада һ.б. урында) транспорт арасыннан хуҗасы бурычлыны “таный” һәм хуҗасын суд приставлары көтеп алып, аның белән эшли башлый.
Бурычлының бурычыннан котылу юлы ике – яки ул акчалата түли, яисә милекләтә: әйтик, бурычы 500 сумга кадәр булса, я автомагнитоласы, я видеонавигаторы, я запас тәгәрмәче тартып алына, әгәр ул суммадан артык булса, - автомобиленә кадәр, шулай итеп, бу бурычның суммасыннан тора.
Хәзерге вакытта ТРда бурычлылар буенча 140 мең эш башкарма производствода, димәк, аларны каптыру күпкә җиңелләшәчәк. Пермь краенда җитештерелгән бу комплекслар Татарстанда сынауны уңышлы узган. Андыйлар Санкт-Петербургта һәм Россиянең башка кайбер төбәкләрендә файдаланылышта, ләкин әле киң таралышта түгел, дип аңлатты республиканың баш суд приставы Радик Ильясов.
Радик Ильясов сүзләренчә, “Дорожный пристав” Татарстанда бурычларны тагын да нәтиҗәлерәк җыярга һәм шуның белән республика бюджетын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз