Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев һәм Григорий Рапота Зөя утрау-шәһәрендә булдылар
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Берләшкән дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.
Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны утрау-шәһәрнең тарихи ядкәрләре һәм “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларындагы реставрация һәм яңадан торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.
Экскурсия елга вокзалыннан башланды. Кунаклар зур кызыксыну белән Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсен карадылар. Ул Зөя елга вокзалы алдындагы яр буена, XVIII йөз ахыры Казан Адмиралтействосы суднолар төзү үрнәге буларак куелган. Алар шулай ук XVI йөз уртасына кадәр яшәгән татар бистәсенең агач корылмаларын казу эшләрен карадылар.
Минтимер Шәймиев һәм Григорий Рапота шулай ук Троица чиркәвен, Иоанн-Предтеча монастыреның “Всех скорбящих радость” соборында булдылар.
“Зөя утрау-шәһәре” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директор урынбасары Светлана Фролова кунакларга Зөя тарих музееның уникаль экспозицияләрен күрсәтте.
Зөя Богородица-Успение ирләр монастыре башлыгы игумен Силуан кунакларны монастырь ишегалдында йөретте.
Григорий Рапота Братский корпус һәм Успение монастырен карады.
Кунаклар шулай ук “Атлар сарае” туристик этнография комплексында булдылар.
Утрау-шәһәрдә бик зур эш эшләнгән, дип белдерде Григорий Рапота. “ Шундый тарихи комплексны яңадан торгызу – гадәти булмаган эш. Бу туристларны тарту үзәге. Минтимер әфәнде фантастик эш башкарган, ул бик энергияле кеше, бары тик шундый кеше генә мондый йөкне күтәрә ала. Бик шәп!" - дип ассызыклады ул.
Кунакларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин озата йөрделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында кышкы спорт сезоны чараларына багышланган брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында кышкы спорт сезоны чараларына багышланган брифинг узды.
15
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2025" конкурсы комиссиясе утырышын уздырды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
12
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты
Бүген Чаллыда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә агымдагы елда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алексей Песошин Чаллыда К5 буынының яңа автомобильләрен бәяләде
«КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы әгъзалары компаниянең фәнни-техник үзәге мәйданчыгында оештырылган өр-яңа йөк, пассажир һәм җиңел автотехника күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук тест-драйв барышында автомобильләрнең йөреш сыйфатларын һәм уңайлылыгын шәхсән бәяләү мөмкинлеге бирелде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз