Рөстәм Миңнеханов: "Сәләт" - Россиядә иң көчле һәм кызыклы форум"

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

"Сәләт" яшьләр форумы масштаблары "Созвездие-Йолдызлык" фестивале масштабларына хәтле җитәргә тиеш, форумда катнашучылар саны унышар мең кеше санына кадәр артырга тиеш. Әлеге фикерне бүген  ТР Алексеевск районында урнашкан форум мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Инде икенче ел халыкара статусын йөртүче "Сәләт" яшьләр форумы 12-17 август көннәрендә Биләрдәге Изге чишмә янындагы кырда уза. Быел аңарда 5 меңгә якын кеше катнаша - республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республикадагы яшьЛәр һәм балалар иҗтимагый оешмаларының лидерлары. Форумда Татарстанның һәр районнынан катнашучылар бар, шулай ук Россиянең 10 өлкәсеннән һәм Австрия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә килүчеләр бар.  Алар өчен форумда төрле лекцияләр, мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум мәйданчыгында "Сәләт"тә катнашучылар һәм кунаклар белән аралашты, аңа "Сәләт" берлеге үсешенең приоритет юнәлешләре тәкъдир ителде. Алар арасында - "Сәләт йорты" белем бирү комплексы, "Бердәм мәгълүмат киңлеге" ТВ-студиясе, "Ватандашлар" Прага мәктәбе һәм КФУ белән берлектә эшләнелә торган "Студентларның дисциплинаара  инновацион проектлары үзәге".

"Корылтай" чатырында Рөстәм Миңнеханов форумның алдынгылары белән очрашты, очрашу барышында ул яшьләрнең берничә сорауына җавап бирде. Форум җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, "Сәләт" 1994 елда Арчада лагерь буларак ачылган, анда 65 сәләтле балалар җыелган булган. Ә быел инде Татарстанның бөтен районнарыннан форумга 5 мең катнашучы килгән. Хәзер "Сәләт" - сәләтле балалар белән, бигрәк тә укучылар белән эшләү системасы ул.

Тимур Сөләйманов "Сәләт" хәрәкәте үсешенең "юл картасын" тәкъдир итте.  Аның сүзләренчә, 3-5 елдан соң һәр мәктәптә "Сәләт" клубы ачылырга тиеш, районнар һәм республика дәрәҗәсендә хәрәкәтнең үзәкләре ачылырга тиеш.

Татарстан Президенты хәрәкәтне киңәйтү кирәклеге белән ризалашты.  Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Сәләт"нең мәктәпләрдәге структур бүлекчәләре сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

"Бездә ике эре яшьләр проектлары бар - "Созвездие - Йолдызлык" һәм "Сәләт". Һәм без "Сәләт"не каплау буенча ел саен 70 мең кеше белән эш итүче "Йолдыклык" дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук "Сәләт" телевидениесен булдыру фикерен дә хуплады һәм яшьләр форумының "Татмедиа" белән хемзәттәшлек мөмкинлеген карауны йөкләде.

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов "Сәләт"кә һәрвакыт зур теләк белән килгәнен әйтте. "Биредә талантлы, кызык яшьләр күп, бик кызыклы программа, - дип саный ТР Президенты. - Бүгенгә сезнең форму - безнең илдә иң көчле һәм иң кызыклы".

Ул форумда катнашучыларны эшләнелгән "Сәләт" хәрәкәтенең үсеш концепциясе республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителәчәгендә ышандырды. "Без сезгә таяначакбыз, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Рөстәм Миңнеханов. - Безнең республика, сез алдынгы, белемле, актив булсагыз гына, үсеп барачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International