ТР Хөкүмәте Йортында 2023 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек чаралары турында фикер алыштылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек турында сөйләштеләр.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Видеоконференцэлемтә режимында чарага республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.

2023 елның янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек кысаларында уздырыла торган чаралар турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.

«Термик нокталар» мобиль кушымтасы ярдәмендә быел 258 табигый янгынны, шул исәптән торак пунктларга ут күчү куркынычы тудырганнарны да, ачыклау һәм вакытында бетерү мөмкин булды. "Әлеге кушымтага Татарстан Республикасының барлык район башлыкларын һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын,Урман һәм Авыл хуҗалыгы министрлыкларын үзара тоташтыру буенча эш башкарылды", – диде ул.

"Коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннарны, үләнгә ут кабуларны, билгесез урыннарда чүп-чарны яндыруны, янгыннарны вакытында ачыклауны кисәтү, янгын күзәтчелеге, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре арасыннан һәр муниципаль районда профилактика төркемнәре булдырылган", - дип сөйләде Максим Трущин Профилактик төркемнәр 258 патруль үткәргән. Нәтиҗәдә коры үлән һәм чүп-чарның 93 очракта янгын чыгуы булдырылмаган.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, узган 2022 елда республика территориясендә урман һәм табигый янгыннарга юл куелмаган. Республикада теркәлгән  гомуми мәйданы-якынча 1 млн. кв. м булган һәм коры үлән, чүп-чар һәм ачык территориядә каты көнкүреш калдыкларын яндыруга бәйле 2 069  янгын очрагы булдырылмый калган.

Татарстан Министрлар Кабинеты республика территориясендә быел табигый янгыннар килеп чыгу ихтималын киметү һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен махсус янгынга каршы режим урнаштыра торган карар кабул итте (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы карары). Әлеге хокукый акт республиканың торак пунктларын янгынга каршы яклауны ныгытуга юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексын күздә тота.

2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыруга, шулай ук урман участоклары белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләүгә тулысынча тыю кертелә.

Утырыш барышында метеорологик вәзгыятьнең үсешен фаразлау һәм аның янгын куркынычсызлыгына йогынтысы, 2023 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек, авыл хуҗалыгы формированиеләре җирләрендә коры үлән һәм урып-җыю калдыкларын рөхсәтсез яндыруга юл куймау буенча күрелә торган чаралар, федераль әһәмияттәге саклана торган табигый территорияләрдә урнашкан урманнарда дәүләт янгын күзәтчелеге кебек темалар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International