Рөстәм Миңнеханов Әлки районы Каргалы авылында реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын карады

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Әлки районы Каргалы авылында реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Искә төшерик, республика башлыгы бүген Алексеевск, Спас һәм Әлки районнарында булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән кырдардагы уңыш җыю эшләренең арышы белән танышты.

Аерым алганда, Татарстан Президенты Әлки районында вертолеттан «Южное Алькеево» АПК, «Хузангаевский» хуҗалыгын, «Восточное Алькеево» һәм «Центральное Алькеево» АПК кырларын карап чыкты. Каргалы авылы янында Әлки муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика җитәкчелеге, хуҗалыклар җитәкчеләре алдында торган төп бурычлар рәтендә урып-җыю кампаниясен лаеклы дәрәҗәдә уздыруны, мөгезле эре терлекне кышка терлек азыгы белән тәэмин итүне атады.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы затлар Каргалы авылында авыл мәдәният йорты бинасын карадылар. 1975 нче елда төзелгән бина реконструкцияләнгән. Төзекләндерүне һәм инженер коммуникацияләр уздыруны исәпкә алып, смета бәясе 11 950 мең сум тәшкил иткән. Биредә китапханә, күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International