Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы идарәсе әгъзасы Владимир Ивановский белән очрашты.
Владимир Ивановский 2007 елның гыйнварыннан 2013 елның июленә кадәр Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булды һәм Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең үсешенә зур өлеш кертте.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев, күп еллар дәвамында бергәләп нәтиҗәле эш алып барган өчен, кунакка тагын бер кат рәхмәт әйтү мөмкинлегенә шат булуын, шул эшчәнлек аркасында Россия һәм Төркия, Татарстан һәм Төркия арасындагы элемтәләр ныгый һәм ышанычлы була бара, дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.