Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы әгъзасы Владимир Ивановский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президентының тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.
Искә төшерик, 2007 елның январь аеннан 2013 елның июль аена хәтле Владимир Ивановский Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе иде һәм Россия белән Төркия Республикасы арасындагы хезмәттәшлеккә зур өлеш кертте, шулай ук регионнар белән, шул исәптән Татарстан белән хезмәттәшлек үсүенә ярдәм итте.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Ивановский Россия-Төркия җәмәгать челек форумын әзерләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр, аны 2013 елның ноябрь аенда Казанда уздырырга планлаштырыла.