Республикада күп фатыйрлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 94 процентка үтәлгән

2013 елның 17 августы, шимбә

15 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында күп фатыйрлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 94 процентка үтәлгән, ягъни 4,7 млрд. сумның 4,45 млрд. сумнан артыгы үзләштерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмә гадәттәгечә  видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды.  Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ремонт барышы буенча борчуга сала торган берничә йорт кына бар: Әгерҗе районында (2 йорт), Югары Осланда (бер йорт) һәм Казанда (2 йорт). Гомумән республика капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру буенча артта калмый торган иде. ТР төзелеш министры сүзләренчә, торак йортларны капиталь ремонтлау эшләрен 2013 елның 10 сентябрьенә кадәр тәмамлау планлаштырыла.   

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада кадастр теркәлүенә 12169 күп фатыйрлы йорт куелган дип хәбәр итте. Ә киләсе елга, аның сүзләренчә, кадастр теркәлүен узмыйча, ТКХ реформалаштыруга ярдәм Фонды программасында катнашу мөмкин булмыячак. 

Мәктәпләрне ремонтлау мәсьәләсенә килгәндә,  быел, 2013 елда, капиталь ремонт программасы кысаларында 167 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланачак. Әмма кайбер объектларда планнан тыш артта калу күзәтелә һәм планлаштырылганча, 20 августта эшләрне төгәлләп булмаячак. Кайбер оъектларга өстәмә көчләр җәлеп ителгән. Моннан тыш Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектларда 400 дән артык җитешсезлек тапкан, бүгенге көнгә аларның 288 хәл ителгән.  

Министр белдергәнчә, Татарстанга федераль программа кысаларында авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр булдыру өчен 174 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры җылык сезонына әзерлек барышы хакында да белдерде. 12498  күп фатыйрлы торак йортларны әзерләү зарур, бүгенге көндә 11,8 меңнән артыгы әзерлек паспортларына ия. 3642 социаль объектның 600 чамасын әзерлисе калган.

Иң зур бурыч җылылык челтәрләрендә. Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиковка бурычлы предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашу үткәрергә һәм бурычларны түләп бетерү планын әзерләүне йөкләде. 

Гомумән Рөстәм Миңнеханов 2014 елга программаны формалаштыру буенча эшне башлап җибәрегә кирәк икәнлеген билгеләде. Без 2013 ел күләмләрен беләбез, аларга таянып, эшне дәвам итәргә кирәк, дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләрне республика муниципаль айоннарында булдыру эше 2013 елда тәмамланырга тиеш, дип белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International