Бүген Әлмәттә “Татнефть”нең ел саен уза торган гадәти яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурсны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, "Татнефть” ААҖ Директорлар Советы әгъзалары, нефть сәнәгате ветераннары катнашты.
Беренче конкурс 1970 елда “Әлмәтнефть” НГДУсында уздырыла. 1975елдан аерым нефть белгечлекләре буенча НГДУ лар арасында уздырыла башлый. 1986 елда беренче тапкыр конкурс бөтен “Татнефть” берләшмәләре кысаларында оештырыла.
Быелгы конкурс истәлекле дата – Татарстан нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртүгә 70 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Конкурс башланыр алдыннан Илдар Халиков, нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән “Татнефть” җитештерү төркеме хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.