Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе иртәгә, 2013 елның 22 августында Арчада узачак. "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" август педагогика киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасының рәсми порталында on-line режимда трансляцияләнәчәк (http://prav.tatarstan.ru). Интернет-трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.

Искә төшерик, киңәшмәдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International