Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Ганноверда IAA Nutzfahrzeuge йөк һәм коммерцияле автомобильләр күргәзмәсе – 2008 дә булды
2008 елның 29 сентябре, дүшәмбе
26 нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре барышында Кельнның үзәк стадионын карап чыкты.
46 мең тамашачыга исәпләнгән стадионны GMP немец архитектура-дизайн компаниясе төзеде. Әлеге компания инде бик күп төзелеш объектларын сафка бастырган. Шулар арасында Берлиндагы Олимпия стадионы, Кельндәге “РейнЭнерджи” футбол стадионы, шулай ук Шеньчжендәге (Кытай) күргәзмә һәм конгресс-үзәкләр бар.
Татарстан Республикасы башлыгы Кельннең үзәк стадионын Казан спорт инфраструктурасының алга таба үсеш перспективаларын билгеләү һәм стадион төзелешенең кулайрак проектын сайлау өчен карап чыкты (2013 ел Универсиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында).
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Кельнгә визит GMP немец архитектура-дизайн компаниясе чакыруы буенча оештырылган.
Сәфәрдә Татарстан Республикасы башлыгын Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Ганноверның (Германия) Күргәзмә үзәгендә ачылган 62 нче IAA Nutzfahrzeuge йөк һәм коммерцияле автомобильләр күргәзмәсе – 2008 дә булды. Күргәзмә ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм авыр йөк автомобильләре, шәһәр автобуслары, махсус техника һ.б. өлкәсендә дөнья автосәнәгате яңалыкларын күрсәтә.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы “Кнорр-Бремзе”, “Цандар Фабрик” (ZF), “Федерал Могул” һәм
“Даймлер Трак”
компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.
Ганновердагы очрашуларда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Тройка Диалог” компанияләр төркеменең идарә итүче директоры Сергей Скворцов, Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз