Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Дөнья тирәли веломарафон – ул Татарстан спортчыларының кыю бурычлар куеп, аларны үтәргә сәләтле икәнен раслый
2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков дөнья тирәли веломарафонда катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.
Искә төшерәбез, веломарафон берьюлы ике вакыйгага – 2013 елгы җәйге Универсиадага һәм велосипедта дөнья тирәли беренче булып сәяхәт иткән Казанлы Онисим Панкратовның сәяхәте тәмамлануга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Илдар Халиков веломарафонда катнашучыларны сәламләп, спортчыларның дөньяның 13 илендә булып, 21мең 865км узуларын искә алды.
Сез меңнәрчә километр юл уздыгыз, төрле илләр күрдегез, тулаем алганда веломарафон Татарстан спортчыларының алга кыю бурычлар куеп аларны үтәргә сәләтле икәнен тагын бер кат раслады, диде ул.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, бүген Татарстанның спорт төбәге булуы төрле юнәлешләрдә раслана, бу “Ак Барс”, “Рубин”, “КАМАЗ-Мастер” кебек атаклы командаларыбыз гына түгел, бәлки спортның стандарт булмаган төрләре спортчылары да.
Велоузышуда катнашучылар Россиягә һәм бөтен дөньяга бездә шундый уникаль спортчылар булуын күрсәтеп кенә калмады, бәлки велоспорт кебек спорт барын, аның белән бүген актив шөгыльләнергә мөмкинлекләр булуын искә төшерде, дип белдерде Илдар Халиков.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, Казан Универсиадасына әзерлекнең соңгы елы гади булмаса да, велосипедчылар командасы финанс ярдәме алган. Ул шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгына безнең спортчыларны сәяхәтләре вакытында озата баруны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз