Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арчада берничә мәгариф объектында булды.
Искәртеп үтик, быел Арча "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү урыны дип сайланды (район Мәдәният йорты).
Рөстәм Миңнеханов карап чыккан беренче объект Арча педагогика көллияте булды (Арча, Вәгыйзовлар ур, 14). Әлеге уку йорты 1930 елда Арча агропедтехникумы буларак ачылды, 1937 елда аңа Арча педагогика училищесы исеме бирделәр. Ә 1990 елдан башлап ул Арча педагогика көллияте дип атала. Арча педагогика көллияте төп биш программаны гамәлгә ашыра: башлангыч сыйныфларда укыту; чит тел; музыкаль белем; мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту; физик культура. Бүгенге көндә 20 төркемдә 506 кеше укый – бу Татарстан Республикасының 15 районыннан, Казаннан, Чаллыдан, Марий Эл Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Ямал-Ненец автоном округыннан килгән студентлар. 2007 елдан көллият - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү Академиясенең эксперименталь мәйданчыгы.
Арча педагогика көллиятендә Рөстәм Миңнеханов “Әлифба” музеенда булды. Әлеге уникаль музей көллият нигезендә эшләп килә һәм Бөтенроссия музейлар реестрында теркәлгән. Шулай ук Татарстан Президентына республикада педагогика кадрларын әзерләү системасы, укытучылар квалификациясен күтәрү турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов информатика сыйныфын, Educare (Сингапур) компаниясе әзерләгән дәресләр сыйныфын карап чыкты.
Шуннан республика башлыгы Арча №1 урта гомуми белем мәктәбен карады. Хәзерге вакытта мәктәптә 75 педагог эшли, 771 укучы белем ала. В.Ф.Ежков исемендәге Арча №1 урта гомуми белем мәктәбе – 145 еллык тарихы булган мәктәп. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Советлар Союзы Герое Валентин Ежков, Социалистик хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бар.
Арча №1 урта гомуми белем мәктәбендә укучыларның фәнни һәм инновацион проектлары күргәзмәсе, спорттагы казанышларына багышланган күргәзмә оештырылган. Рөстәм Миңнеханов мәктәп сыйныфларын карап чыкты, шул исәптән автосыйныфта һәм спорт мәйданчыгында булды.
Киләсе объект Укучылар сарае булды (элекке ул Арча Пионерлар йорты иде). 2007 елдан бу өстәмә белем бирү учреждениесе яңа бинада урнаша. Бүген Укучылар сараенда 2436 кеше шөгыльләнә. Биредә “Кояшкай” курчак театры, “Сөембикә” хореография студиясе, рәсем студиясе, «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары”, “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы , “XXI гасыр яшьләре” клубы, сабыйларга мәктәп, “Нур” тележурналистикасы, “Нур” радиожурналистикасы, “Кызыклы инглиз теле”, “Сәнгатьле сүз” түгәрәкләре, баскетбол, шахмат, гимнастика секцияләре, фото- һәм видеостудияләр эшләп килә. Рөстәм Миңнехановка монда авиа-, мото-, судомоделирование, агачтан төзү сәнгате, робототехника белән шөгыльләнүче балалар проектларын күрсәттеләр.
Арчаның үзәк мәйданында (Совет мәйданы) республика башлыгы һәм аны озата баручы затларны мәктәп укучыларының бию төркеме каршы алды.
Арча мәгариф объектларын шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агынтлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар карады