Рөстәм Миңнеханов: Һәр шәһәрнең, һәр илнең конкурентлыгы бүген мәгариф потенциалына бәйле

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Һәр шәһәрнең, һәр илнең конкурентлыгы бүген аларның мәгариф потенциалына бәйле, безгә дә шул юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде, ул республиканың мәгариф практикасында заманча технологияләр темасына багышланган иде.

Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды.

Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңеханов мәгариф өлкәсе алдындагы төп бурычларны әйтеп узды.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим.

Балалар бакчасын ата-аналары эштә чакта баланы калдырып тора торган урын гына дип карау дөрес түгел, дип әйтте ул, биредә яхшы сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү булдырылырга тиеш. Гомумән, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшыртырга кирәк, аларга киләчәк белем алуда кирәкле, конкурентлыкка сәләтле итәрлек күнекмәләр һәм белем бирергә кирәк.

Мәгариф өлкәсен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләләрендә без булган укытучылар составына нигезләнергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук мәктәпләргә яңа белгечләрне китерү өчен дә бөтен шартларны булдырырга тиешбез.

Мәгарифкә яшь укытучыларны тартырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, безнең вузлар да әлеге өлкәдә кирәкле белгечләр әзерләргә тиеш. Моннан тыш, мәгарифкә кадрлар әзерләү системасына “Алгарыш” кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү республика программасы да эшләргә тиеш, дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов сыйфатлары түбән белгечләр әзерләүче һәм ялган диплом бирүче вуз һәм югары уку йортлары филиалларының эшләре мәсьәләсендә җентекләбрәк тукталып китте. Без мондый күренешләр белән көрәшәчәкбез, дип белдерде ТР Президенты, бөтенесенә дә әлеге мәсьәләдә принципиальрак булырга кирәк, шул исәптән хокук саклау органнарына да.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 1 августыннан урта профессиональ белем бирү учреждениеләренең күпчелек өлеше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчүләре турында искә төшерде. Ул ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы урта профессиональ белем бирү учреждениеләренең үсеше һәм камилләштерелүе өлкәсендә зур эш башкарганын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген әлеге учреждениеләргә бизнес, предприятиеләр белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк, шул очракта гына алар базар ихтыяҗларына җавап бирә алачаклар.

Мәктәпләрдә дәүләт телләрен укыту мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклады, “Мәгариф турында” яңа закон мәктәптә республиканың ике дәүләт теленең укыту күләме тигезлеген раслады. Татарстан Республикасы Презиеднты сүзләренчә, күбрәк телләр белгән саен, укучының конкурентлыгы арта бара.

Яңа уку елыннан теләүчеләргә өстәмә рус һәм татар теле өйрәнүнең мөмкинлекләре булдырыла, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, без бу мәсьәләдә билгеле чыгымнарга әзер. Өстәмә татар телен һәм рус телен өйрәнү өчен ата-аналарның гаризалары кирәк, дип ассызыклады ул.

Август педагогика киңәшмәсендә гадәттәгечә өлкәнең лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бүләкләрен тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов “Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемнәре белән мәгариф өлкәсе белгечләрен бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International