Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты.
Әлеге үзәкне тәкъдим итүгә кадәр рәсми затлар Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалында, Истәлекле билгедә, Җәмигъ мәчетендә булды.
Аннары кунакларга агымдагы елның май аенда ачылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул яңа үзәк халыкка хезмәт итәчәк дип белдерде.
“Соңгы өч елда Татарстанда һәм гомумән Россиядә археология алга китте. Без күпсанлы белгечләрне таптык, бишка илләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Археолог эшләү өчен барлык шартларга да ия булырга тиеш, бу бинада алар бар”, - дип билгеләп үтте республика Президенты. Ул “Газпром” ААҖ җитәкчелегенә Россиядә аналоглары булмаган үзәкне төзүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
“Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер шулай ук чарада катнашучыларны сәламләде һәм “Газпром” – Россиянең беренче баручы компанияләренең берсе генә түгел, ә социаль юнәлештә җаваплы да дип белдерде. “Без ил мирасына аеруча хөрмәт белән карыйбыз, шуңа күрә бу үзәк төзелешендә актив катнашабыз”, - диде ул.
Бу архелогик тикшеренүләр үзәге иң кирәкле объектларның берсе һәм ул киләчәктә дә Болгарны һәм Свияжскины өйрәнергә, торгызырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул үзәк төзелешендә ярдәм иткән “Газпром” компаниясенә рәхмәт белдерде. Шулай ук бу компания ярдәме белән республика торак йортлары да газ белән тәэмин ителде, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. “Зур рәхмәт сезгә. Хәтта Свияжски утравына да газ үткәрелде”, - диде ТР Дәүләт киңәшчесе.
Аннары сәламләү чыгышларыннан соң дәүләт бүләкләре тапшырылды. Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге төзелеше инвесторы – “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга Хәйриячеләрнең истәлекле китабы һәм ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка да ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул шулай ук археологик тикшеренүләр үзәген техника белән җиһазлаучы иганәче булып тора.
Аннары кунаклар үзәкне карады.
Объект Болгарда археологик экспедицияләр фәнни-тикшеренү эшләре, археологик табылдыклар һәм музей пердметларын реставрацияләү эшләрен үткәрү, фәнни белгечләргә, шул исәптә чит ил һәм Россия фәнни учреждениеләре вәкилләренә яшәү өчен билгеләнгән.
Рәсми затлар шулай ук Ак мәчеттә һәм Икмәк музеенда булды.