Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Казан Суворов хәрби училищесы – мөһим стратегик объект”
2008 елның 30 сентябре, сишәмбе
Казан Суворов хәрби училищесы объектларын ремонтлау һәм реконструкцияләү дәвам итәчәк, һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте бу мәсьәләдә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәк.
Бу турыда бүген Казан Суворов хәрби училищесының ремонтланган ашханәсен ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Чарада Россия Кораллы Көчләр тылы башлыгы – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары
Владимир Исаков
, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченко, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ашханәне ремонтлау – республиканың Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән озак вакытлы хезмәттәшлегендә беренче этап кына. Ул ашханәнең реконструкциясен “лаеклы эш” буларак бәяләде. Ашханәдә югары технологияле заманча җиһазлар урнаштырылган, ашау залының мәйданы киңәйтелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Казан Суворов хәрби училищесының, үзенең төп функцияләреннән тыш, җитди социаль мәсьәләләрне дә чишүен әйтеп китте. Училищеда Татарстан Республикасыннан 68 ятим бала укый, монда барлыгы 100 дән артык ятим бала белем ала.
“Бу республика өчен мөһим стратегик объект, һәм Татарстан Хөкүмәте киләчәктә дә училищега ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Кораллы Көчләр тылы башлыгы – Россия Федерациясе оборона министрының урынбасары Владимир Исаков тантанада ашханәне ремонтлау буенча эшнең билгеләнгән вакытка төгәлләнүен, шулай ук училище территориясендәге объектларны ремонтлау һәм реконструкцияләү дәвам итәчәген әйтте.
Шуны да искәртик: Казан Суворов хәрби училищесында иске пар казаннары биналарын ремонтлау, хезмәткәрләр өчен эш урыннары, тулай торак төзү күздә тотыла.
Бүгенге көндә Казан Суворов хәрби училищесында 610 яшүсмер, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 230 кеше белем ала. Бу уку елында Казан Суворов хәрби училищесына 223 кеше кабул ителде (аларның 118 е – Татарстаннан).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз