Казанда X "Газпром" Спартиакиадасы тәмамланды

2013 елның 23 августы, җомга

Бүген Казанда Х "Газпром" ААҖ Спартакиадасы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ҖЧҖ идарә рәисе Алексей Миллер катнаштылар.

"Газпром" ААҖ оешмаларының гадәти ярышлары Татарстан башкаласында 17 августтан 24 августка хәтле дәвам итте. Ярышларда барлыгы 25 олылар 1әм 17 балалар командалары составында 2500 артык катнашучы булды.

Казанның биш спорт мәйданчыгында атна буе спортчылар алты спорт төрендә беренчелек өчен ярыштылар: волейбол, җиңел атлетика, йөзү, гирялы спорт, баскетбол, футбол. Балалар командалары вәкилләре дүрт спорт төрендә көчләрен сынаштылар: йөзү, җиңнел атлетика, өстәл теннисы, футбол. Казандагы Спартакиадада барлыгы 396 медаль уйналды.

"Газпром" ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер ябылу тантанасындагы чыгышында әлеге юбилей Спартакиадасы катнашучылар саны буенча рекордлы булганын билгеләп үтте - "Газпром"да эшләүче бөтен регионнардан 2500 дән артык катнашучы җыелды. Аерым  А.Миллер ярышларның дебютантын "Газпром трансгаз Беларусь" командасын сәламләде.

Ул Спартакидада катнашучыларга кызыклы ярышлар өчен рәхмәт белдерде. "Без үз канашыларыбыз белән горурланабыз, - дип белдерде А.Миллер. - "Газпром" спорт хәрәкәте үсеше өчен күп көч куя, һәм без киләчәктә дә массакүләм спорт традицияләрен ныгытуны дәвам итәчәкбез".

Алексей Миллер  "Газпром трансгаз Екатеринбург" предприятесенең балалар командасынак "Газпром" ААҖ идарә рәисенең "Спорт рухы өчен" махсус призын тапшырды. "Иң олы катнашучыга махсус призы  "Газпром трансгаз Самара" предприятиесеннән булган Александр Сардинга эләкте, ә Спартакиаданың иң яшь катнашучысына бүләк  "Газпром добыча Астрахань" предприятиесе командасыннан Семен Семеновка тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Спартакиаданы уздыру республика өчен зур хөрмәт булганын билгеләп үтте. "Безгә 2500 спортчы килде, 8 спортив объектында ярышлар уза. Универсиада авылында яшиләр. Безгә спорт чараларын уздыру һәм әзерләүдәге тәҗрибәбез ярдәм итте", - дип белдерде ТР Президенты.

Газпром мисалында массакүләм спортны үстерергә өйрәнергә кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Олылар белән балалар килүе дә бик шатлыклы - бу бик уңай тәҗрибә".

ул аерым Алексей Миллерга республика икътисадын үстерүгә керкән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президентының "Спартакидада беренче мәртәбә катнашучыларга" махсус призын Рөстәм Миңнеханов  "Газпром трансгаз Беларусь" предиприятиесе спортчыларына тапшырды.

 "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков "Җиңүгә теләк" бүләген "Газпром трансгаз Сургут" предприятиесе спортчыларына тапшырды.

Мөхтәрәм кунаклар шулай ук Спартакиаданың гомуми команда зачеты призерларына да бүләкләр тапшырдылар.

Балалар һәм олылар арасында да "Газпром трансгаз Югорск" предприятиесе спортчылары җиңүче булды.

Ябылу тантанасы ахырында Спартакиада флагы төшерелде һәм Алексей Миллер ярышларны ябык дип игълан итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International