Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв.м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык планның 60 процентын тәшкил итә. Әлеге саннарны ТР төзелеш, арпхитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республик атналык киңәшмәсендә билгеләп үтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 7 муниципальрайон торакны гамәлгә кертү буенча еллык планны тулаем күләменедә үтәгәннәр (Әгерҗе, Апас, Лаеш, Норлат, Питрәч, Сарман, Тукай районнары). 10 муниципаль берәмлектә еллык планның 80 процентыннан артыгы башкарылган. Шулар исәбеннән 3 муниципаль берәмлектә еллык план үтәлеше 90 % тәшкил итә (Аксубй, Югары Ослан, Зәй районнары).
Социаль ипотека программасы буенча бүгенге көнгә 133 йорттан гомуми мәйданы 210,1 мең кв. метр булган 65 йорт тапшырылган. Бу планның 54,8 процентын тәшкил итә. 347 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 89 йорт төзелеше дәвам итә, шуларның 63 төзелеп беткән диярлек.
69 күп фатыйрлы инвестицион торак йортның 49ы югары дәрәҗәдә әзер; 6 йорт - урта дәрәҗәдә әзер; 14 йортның әзерлеге түбән дәрәҗәдә. Аз этажлы төзелеш өлкәсендә республика буенча 1407 объекттан 662се югары дәрәҗәдә әзер. И.Фәйзуллин шулай ук республикада участок полиция хезмәткәрләре өчен 39 муниципаль берәмлектә 82 торак йорт төзелеше планлаштырылганын хәбәр итте.
Бүгенге көндә “Авыл клублары” программасы буенча 4 объект файдалануга тапшырылган; 10 объект 90 процентка әзер, эчке төзекләндерү һәм территорияне төзекләндерү эшләре 22 объектта бара.
Киңәшмәдә шулай ук мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт программасын гамәлгә куюга кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча мәктәпләрдә капиталь ремонт 20 августта тәмамланырга тиеш булган, әмма 167 мәгариф объектының 20сендә генә эшләр тәмамланган. Артта калучылар арасында Азнакай, Әлмәт, Тәтеш районнары, шулай ук Казан да бар. Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләрендә барлык эшләрне дә куелган срокта тәмамлау бурычын куйды, 1 сентябрьдә бөтен балалар мәктәпкә барып укуларын башлый алырга тиеш.
Министр шулай ук җылыту сезонына 12 462 күп фатирлы торак йортны әзерләү планлаштырылуын белдерде.
Бүгенге көндә социаль өлкә объектлары буенча 3 мең 646 мәгариф объектның 3 мең 458е җылылык сезонына әзер (95 процент). 1618 сәламәтлек саклау учреждениесенең 1583е җылыту сезонына әзер (98 процент).
На сегодня по объектам социальной сферы из 3 тыс. 646 объектов образования 3 тыс. 458 готовы к отопительному сезону (95 процентов). Что же касается учреждений здравоохранения, то из 1618 объектов готовы к отопительному сезону 1583 (98 процентов).