Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Бүген Бөгелмә – ул имин, матур шәһәр”
2013 елның 24 августы, шимбә
Бөгелмә 232 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Россия оборона министрының элеккеге ярдәмчесе, генерал-полковник, Бөгелмәнең почетлы гражданины Вячеслав Мелешко, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантаналы чара узган “Энергетик” стадионында кунаклар җирле рәссамнар картиналары күргәзмәсе, предприятие, оешма һәм учреждениеләр экспозицияләре белән таныштылар.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Илдус Касыймов бәйрәмне ачу тантанасында, шәһәр һәрвакыт көчле потенциалын кулланды һәм бүген данлы үткәне булган Бөгелмә көчле рухка ия, дип белдерде. Бөгелмә үз галимнәре, транспортчылар, машина төзүчеләр, геофизиклар, авыл хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар, спортчылар, артистлары белән горурлана ала.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Бөгелмәлеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, аларны Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика Хөкүмәте исеменнән Шәһәр көне белән котлады. “Бүген Бөгелмә 232 еллыгын, Татарстанның һәм Россиянең “ТНГ-Групп” эре компаниясенең 60 еллыгын бәйрәм итә. Әлбәттә, бу көннәрдә Татарстан өчен бәйрәм – Татарстанда нефть чыгара башлаганга 70 ел”, - дип билгеләп үтте ул.
И.Халиков шигырьләр һәм җырлар багышланган искиткеч матур урында булуына шат булуын ассызыклады. Ул Бөгелмәнең республикада иң биек урынга урнашуын ассызыклады. Аның фикеренә караганда, монда югары, яхшыга омтылыш символы бар.
“Бөгелмәдә кунакларны ачык йөз белән каршы алалар. Бүген Бөгелмә – 100 мең халык яши торган имин һәм матур шәһәр. Әмма биредәге байлыкка карамастан, республиканың нефть чыгару сәнәгате эре үзәге интеллигентлы тотрыклылыгын югалтмый. Аның эшчәнлеге бүгенге юбиляр, “Татнефть” төркеменә керә торган “ТНГ-Групп” компаниясе белән бәйле.
ТР Премьер-министры “Татнефть” җитәкчелегенә һәм шәхсән генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов Бөгелмә, Бөгелмә районы һәм, әлбәттә, республика икътисадына зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
Премьер сүзләренә караганда, “ТНГ-Групп” ҖЧҖ Россиянең эре, югары технологияле һәм көндәшлелеккә сәләтле нефть чыгару компаниясе. Ул аның коллективына уңышлы эшчәнлек һәм үсеш алып барырга теләде.
Аннары И.Халиков Бөгелмә шәһәренең уңган хезмәткәрләренә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов үз чыгышында Бөгелмә геофизикларының Татарстанда нефть табышы үсешендә өлешләре булуын ассызыклады.
Рәсми тантанадан соң Бөгелмәдә яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын Тольяттидан автомотокаскадерлар төркеме чыгышы, Мәскәүнең популяр төркеме концерты һәм бәйрәм салюты көтә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз