Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоградта Мамай курганындагы “Сталинград сугышы геройларына” тарихи-мемориаль комплексында булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды.
Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов озатуында Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары сугыш каһарманнарына салынган һәйкәлләр арасында кешеләр иң күп йөри торган һәм бөтендөньяга даны таралган комплекста булдылар.
Кунакларга әлеге тарихи-мемориаль комплекс турында төгәлрәк итеп “Сталинград сугышы” музей-тыюлыгы директоры Владимир Берлов сөйләде.
Волгоград шәһәрендә Сталинград сугышына багышлап монумент салу идеясе сугыш тәмамланганнан соң килде. 1945-1955 елларда илдә конкурс уздырылды, нәтиҗәдә тәзүчеләрнең авторлык коллективы һәм автор СССР халык рәссамы, скульптор Е.В.Вучетичка, баш архитектор – Я.Б.Белопольскийга тапшырылды.
Мамай курганы Бөек Ватан сугышы, Сталинград сугышы белән турыдан-туры бәйләнгән. Монда 140 көн һәм төн 62 нче армия гаскәрләре маршал Чуйков командалагында Сталинград өчен соңгы тамчы канга кадәр сугышкан (төгәлрәк – www.stalingrad-battle.ru)
Рөстәм Миңнеханов Каһарманнар мәйданында, сугыш даны залында булдылар, Мәңгелек Утка чәчәк салдылар.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты тарихи-мемориаль комплексның мөхтәрәм кунаклары китабында истәлек язуы калдырды. “Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң драматик, героик вакыйгаларның берсе, аны онытырга ярамый. Сталинград каһарманнары тарафыннан күрсәтелгән батырлык, үз-үзеңне корбан итү, ватанпәрварлык бүген дә ихтирамга лаеклы һәм кешеләр күңелендә соклану уята. “Мамай курганы” уникаль комплексы үзенең олпатлыгы һәм матурлыгы белән тирән хис калдыра, - бу батыр сугышчылар истәлегенә багышланган рәхмәт символы, канлы сугышларда 102 нче биеклекне,Сталинград шәһәрен һәм Ватаныбызны саклап калды”, - дип язды Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Боженов шулай ук ике мәртәбә советлар Союзы Герое, маршал Василий Чуйков каберенә, 1942-1943 елларда Сталинград сугышында Мамай курганын саклаган 62 нче армия берләшмәләренең һәм частьләренең бергә күмелгәннәр каберенә чәчәк салды.
Кичен Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов исеменнән ясалган тантаналы мәҗлестә катнашты.