Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча чаралар Планы имзаланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Владимир Галушкин  документка имзаларын куйды. 

Чара Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды, документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов катнашында имзаладылар.  

Ике регион арасында багланышлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Волгоград өлкәсе администрациясе арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү кысаларында гамәлгә ашырыла (2009 елның 18 сентябрендә имзаланган). 

Имзалау тантанасы алдыннан чыгышында Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов әйткәнчә, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Бүген имзаланган чаралар Планы якындагы дүрт елга берничә юнәлешне билгели: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, экология һәм мәдәни сферадагы проектлар, дип хәбәр итте Сергей Боженов. 

Татарстан – инновацияләрне кабул итәргә әзер регион, бөтен яңалыкларга ачык, дип әйтте Сергей Боженов. Ул шулай ук Волгоград өлкәсендә Татарстанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнү барышын кызыгып күзәттеләр дип хәбәр итте.

Универсиаданы кабул итү чорында Татарстан күрсәткән матурлык һәм җиңеллек артында никадәр көч, хезмәт һәм җаваплылык булганын без аңлыйбыз, дип белдерде Волгоград өлкәсе губернаторы.

Ул Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узасын, һәм матчларны кабул итүче шәһәрләр арасында Казан белән Волгоград буласын искә төшерде. Дөнья чемпионатына кадәр биш ел гына калды, һәм әлеге чарага хәзер үк әзерләнергә кирәк, дип әйтте Сергей Боженов, Волгоград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре тагын бер Татарстанга төзелгән спорт объектларын карарга, проектларны өйрәнергә, шул исәптән стадион төзелеше проектын өйрәнергә, халыкара ярышларны уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә барачаклар.

Мин ышанам, безнең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең потенциалы бик зур, дип белдерде Волгоград губернаторы.

Татарстан Президенты үз чиратында Волгоград өлкәсе җитәкчелегенә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шуннан ул волгоградлылар казандагы 2013 елгы Универсиаданы караучы тамашачылар гына түгел, ә турыдан-туры катнашучылары да булдылар - Россия командасы сотавында алар 12 алтын, 8 көмеш медаль яулаган. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Волгоград өлкәсенә Универсиада уты Эстафетасы алдыннан күрсәткән ярдәмнәре, Волгоград университеты волонтерлары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Татарстан башлыгы шулай ук республика футбол стадионын төзү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булганын да белдерде. Без бергә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш дип әйтте ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте: Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышы тарихында зур каһарманлык вакыйгасы ул, ә сугышчыларның шул көрәштәге ватанпәрварлекләре, үз-үзләрен корбан итүләре ихтирамга лаеклы һәм кешеләр күңелендә соклану уята. Бу яңа буыннарда ватаныңны ярату хисен тәрбияләүгә үрнәк, дип әйтте ул. Шулай ук Татарстан Президенты Сталинград сугышында безнең республика территориясендә формалашкан ике атучылар дивизиясе катнашканын искә төшерде, алар арасында татарлар да күр булган, сугышчыларның күбесе Мамай курганында ятып калган. 

Рөстәм Миңнеханов делегацияләр белән алышыну, тыгыз хезмәттәшлек Татарстан белән Волгоград өлкәсе арасындагы багланышларга динамика китерәсен белдерде. 

Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Боженов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.

Сергей Боженов, аерым алганда, 2014 елда Волгоградта татар милли бәйрәме Сабанту узасын билгеләп үтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International