Борис Павлов “Аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалын Татарстан Республикасы үрнәгендә комплекслы файдалану” проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

2008 елның 1 октябре, чәршәмбе
2008 елның 30 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалын Татарстан Республикасы үрнәгендә комплекслы файдалану” инвестицион проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар бик күп мәсьәләләр, шул исәптән “Аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалын Татарстан Республикасы үрнәгендә комплекслы файдалану” инвестицион проекты буенча эшләрнең барышы турында фикер алыштылар, шулай ук төбәкләрдә проектны гамәлгә ашыру урыннарын билгеләделәр. Борис Павлов киңәшмәдә катнашучыларга 2008 елның сентябрь башында Мәскәүдә узган “Внешэкономбанк” җитәкчелеге белән очрашу вакытында аларда да бу проект кызыксыну уятуын әйтеп китте. Моннан тыш, “Внешэкономбанк” һәм “Сумитомо Мицуи” банк корпорациясе арасында Россия предприятиеләрен агач эшкәртү җиһазлары белән тәэмин итү өчен алына торган кредитларга гарантия бирү турындагы килешүгә кул куелды. Хәзер безгә бу проектның “Внешэкономбанк” тарафыннан финанслануына рәсми гариза кертү һәм хосусый-дәүләти партнерлык кысаларында инвесторларны җәлеп итү өчен, тулы документлар пакеты әзерләргә кирәк.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Зөфәр Абдуллин Татарстан Республикасының 30 урман хуҗалыгыннан 5 районны бу инвестицион проектның пилот өлешен гамәлгә ашыру өчен тәкъдим итте. Алар арасында Саба (Түбән Иштуган), Алабуга (Алабуга шәһәре), Норлат (Норлат шәһәре), Буа (Буа шәһәре) һәм Әгерҗе (Әгерҗе шәһәре) районнары бар.
Киңәшмә ахырында Борис Павлов 2008 елның октябре эчендә әлеге проектны тормышка ашыру буенча потенциаль инвесторларны билгеләү, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә әлеге проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе ташламалары ясау турындагы тәкъдимнәрне җиткерү, шулай ук республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына проектны тормышка ашыру өчен кирәк булачак агач хәзерләү һәм транспорт техникасының санын, төрләрен ачыклау зарурлыгын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International