Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттгы утырышын уздырды
2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттгы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылды, Директорлар советы әгъзалары көн тәртибендәге өч мәсьәләне карадылар.
Аерым алганда, “СибНАЦ” ААҖ (Төмән) ТЭК анализы департаменты директоры Лариса Нечипорук 2013 – 2030 еллар чорына “Ямал – Идел буе” проектын гамәлгә ашыру өчен чимал базасын нигезләү буенча нотык белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның сентябрендә Татарстан, Башкортостан һәм Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) башлыклары һәм Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының кайбер белгечләре “Ямал – Идел буе” продукт үткәргечен төзү проекты инициаторлары булдылар, әмма проектны реализацияләү кирәкле чимал запаслары булмау һәм техник каршылыклар аркасында кыенлашырга мөмкин.
Лариса Нечипорук хәбәр иткәнчә, “Ямал – Идел буе” проектын гамәлгә ашыру өчен чимал базасын нигезләү Ямал-Ненец автономияле округының (ЯНАО) табигать ресурсларын җайга салу департаменты заказы буенча гамәлгә ашырылды. Анализ Ямал ярымутравы һәм Красноярск краеның төньягы ятмаларын программ комплекслы үзләштерү нигезендә, шулай ук Россия газ-нефть сәнәгатен үстерүнең генераль схемасы нигезендә төзелде.
ЯНАО картасы нигезендә, биш зона бүленгән – углеводород чималы магистраль транспортының гамәлдәге һәм планлаштырыла торган инфраструктурасы нигезендә. Ямал зонасы үз юлы һәм үз транспорты белән үсәчәк. Әлеге зона 2030 елдан гына эшкәртелә башлаячак, ә Уренгой-Ямбург, Көнчыгыш һәм Көньяк зоналары Надым-Пуртаза дип аталучы зонага берләштерелә.
Лариса Нечипорук сүзләренчә, Надым-Пуртаза зонасы әйбәтләп анализланган. Ул искә төшергәнчә, 2011 елда майлы газ чыгару 98 млрд. кубометрга җиткән.
Икенче мәсьәлә буенча – углеводород чималын күкерттән чистартуның яңа казанышлары турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, “ВНИИУС” ААҖ генераль директоры Әхмәт Мәзгаров чыгыш ясады.
РФАнең Н.С.Курнаков исемендәге Гомуми һәм органик булмаган химия институты (Мәскәү) лабораториясе мөдире Владимир Абрамов куәтле ультратавыш куллануга нигезләнгән заманча технологик процессларны тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белгечләргә Н.С.Курнаков исемендәге Гомуми һәм органик булмаган химия институты (Мәскәү) лабораториясе эшләнмәләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз