Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт телерадиокомпаниясе ТРТ (Төркия Республикасы) генераль директоры Ибраһим Шаһин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, “Яңа гасыр” (“ТНВ”) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
Яклар массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында “Төркия радиосы һәм телевидениесе” корпорациясе (ТРТ) һәм “Татмедиа” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында ТРТ дәүләт телерадиокомпаниясе (Төркия Республикасы) генераль директоры Ибраһим Шаһин һәм “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов документка имза салдылар.
Килешү Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы гражданнарының мәдәни-мәгълүмат ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында ике яклы оештыру, икътисадый һәм техник багланышларны ныгытуга ярдәм итәчәк. Документ кысаларында шулай ук Төркия һәм Россия законнары нигезендә ике республиканың мәгълүмат өлкәсендәге хезмәттәшлеге гамәлгә ашырылачак.
Белешмә өчен:
“Төркия радиосы һәм телевидениесе” корпорациясе (ТРТ) - Төркия Республикасының 1964 елда нигезләнгән милли телерадиокомпаниясе.
Корпорациягә гомуммилли тапшырулар алып баручы 5 телеканал, 7 радиостанция(радиотапшырулар дөньяның 30 телендә алып барыла, шул исәптән татар телендә дә), 3 телеканал чит илләргә телетапшырулар: ТRТ Int (чит илләрдә яшәүче Төркия гражданнары өчен), ТRТ Тürk һәм ТRТ Аvaz ( төрки телләр дәүләтләре өчен).