Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады
2013 елның 1 сентябре, якшәмбе
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Тармакның кадерле ветераннары!
Татарстан Республикасы исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Нефть һәм газ сәнәгате тармагы предприятиеләре, илебез халкының байлыгын тәшкил итеп, энергетик иминлек һәм киләчәк үсеш гаранты булып, икътисадта төп урынны алып тора.
Татарстан Республикасы өчен нефть һәм газ сәнәгате – республика икътисадында бюджет барлыкка китерүче тармак. Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез бөтен республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Быел, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтеп, Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртә башлауга 70 ел, республика нефтьчеләре башкаласы Әлмәт шәһәренә 60 ел тулуны бәйрәм итәбез.
Республика икътисадына үзләреннән зур өлеш керткән өчен нефть һәм газ сәнәгате ветераннарына – бу тармакны башлап җибәрүчеләргә үземнең ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдердерәсем килә. Сез Татарстанның тотрыклы һәм динамик социаль-икътисадый үсешенә нигез салдыгыз. Нефть һәм газ тармакларында эшләүчеләрнең яңа буыннары Сез салган данлыклы хезмәт традицияләрен дәвам итәчәкләр һәм арттырачаклар. Бүген тармак алдында чимал базасын үстерү, җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру кебек масштаблы бурычлар тора.
Ышанам ки, алар уңышлы үтәләчәк.
Нефть һәм газ комплексының барлык хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе үсеше өчен яңа биеклекләргә ирешүләрен телим.
Татарстан Республикасы Президенты,
“Татнефть” ААҖ Диреторла советы рәисе Р.Н. Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.