Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды

2023 елның 25 июле, сишәмбе

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сайланды. Бүген «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, компания белән идарә итүгә бәйле берничә карар кабул ителде.

Директорлар советының яңа составы сайлануга бәйле рәвештә (бердәнбер акционерның 2023 елның 30 июнендәге карары) «Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисен һәм директорлар Советы секретарен сайларга кирәк иде. «Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сайланды.

Исегезгә төшерәбез, «Татэнерго» АҖ акцияләренең 100%ы «Связьинвестнефтехим» АҖнеке, аның бердәнбер акционеры - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аша Татарстан Республикасы.

Компаниянең Директорлар советы секретаре Алина Юртаева «Татэнерго»АҖ корпоратив идарә бүлеге юрисконсульты да.

Утырышта «Татэнерго» АҖ Директорлар советы комитетлары әгъзалары сайланды, быелның икенче яртыеллыгына һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына эш планы расланды.

Шулай ук 2023 елның 25 маенда ТР Министрлар Кабинеты утырышында кабул ителгән тәкъдимнәрне үтәүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Ул вакытта «Татэнерго» АҖ, ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә, 15 сентябрьгә кадәр Әгерҗе шәһәрен җылылык белән тәэмин итү системасын нәтиҗәле файдалануны оештыру йөкләнгән иде.

Бүгенге көндә, Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Төзелешкә идарә итү» МУП эксплуатацияләүче оешмасы белән берлектә, барлык юнәлешләр буенча эш оештырылган - бу эксплуатацияләү һәм ремонтлау, лицензияләү һәм тарифлар алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International