Бүген IT-лицейда Игорь Шуваловка инглиз телендә Educare Сингапур компаниясенең мәгарифне модернизацияләү программасын тәкъдир иттеләр. Бу программа буенча Татарстанда мәгълүмат-методик үзәкләр төзелгән инде, алар өчен Сингапурда республикадан 388 белгеч әзерләнгән. Быелгы уку елында бу белгечләр 10800 Татарстан укытучысын өйрәтәчәкләр, барысы 33 мең укытучыны укытырга кирәк әле.
Игорь Шувалов канәгатьлек белән билгеләп үткәнчә, Educare программасы белән A-level, IВ халыкара стандартларын гамәлгә кертү карала.
Шулай ук Игорь Шуваловка инглиз теле укытучыларының квалификациясен арттыру программасы да тәкъдир ителде, ул EF School компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.