Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Игорь Шуваловка "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены һәм "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде
2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Бүген Казан Ратушасында башкаланың һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән бертөркем шәхесләрне бүләкләделәр. Аларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында РФ Премьер-министрының беренче урынбасары, Казандагы 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов та бар иде. Аңа Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары республиканың әлеге югары дәүләт бүләгенә 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга керткән зур өлеше өчен лаек булды.
Ә Казан мэры Илсур Метшин Игорь Шуваловка “Казанның мактаулы гражданы”дигән исемгә лаек булуын раслаучы таныклык, диплом һәм тасмага беркетелгән билге тапшырды. РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов белән РФ спорт министры Виталий Муткога “Казанның мактаулы гражданы” дигән исем бирү турындагы карарны депутатлар шәһәр Думасының быел 19 июльдә узган сессиясендә кабул иткән иде. Аларга әлеге мактаулы исем Казанның социаль-икътисади үсешенә һәм чәчәк атуына, шәһәрнең абруен күтәрүгә, Татарстан башкаласының Россия күләмендә һәм халыкара аренада имиджын күтәрүгә керткән зур өлешләре өчен бирелде. Әлеге исемгә лаек булучылар, белгәнебезчә, бер тапкыр бирелә торган акчалата премия ала, исемнәре “Казанның мактаулы гражданнары” китабына теркәлә.
Бүләкләү тантанасын ачып ТР Президенты быел июль аенда Казанда узган 27 җәйге Бөтендөнья студентлар спорты уеннарының ил өчен дөньякүләм әһәмияттәге зур вакыйга булуын ассызыклап үтте. Аны уздыруда РФ Президенты Владимир Путинның, Игорь Шувалов җитәкләгән оештыру комитетының зур булышлык күрсәтүен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов Универсиаданың Татарстанда спорт үсешенә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур этәргеч бирүен искәртте. Казанда яңа спорт инфрастртуктурасы төзелүен, халыкара аэропорт комплексының масштаблы яңартылуын, башкаланың транспорт системасының модернизацияләнүен, интермодаль тармакның сафка басуын, медицина инфраструктурасының зур модернизация узуын һ.б. искә төшереп үтте.
Универсиада Казанны тагын да танытты, аның ярдәмендә Казан эре спорт үзәгенә әйләнде, аның мирасы бүген татарстанлыларга һәм россиялеләргә истәлекле спорт вакыйгаларында катнашу мөмкинлеге бирә, дип Президент 2015 елда Казанда судагы спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртте. Гамәлдәге спорт объектларында казанлыларга килеп шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тулдырылуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. 5 ел дәвамында Игорь Шувалов җитәкчелегендә эшләгән оештыру комитетына зур дәүләткүләм бурычны хәл итүдәге хезмәтләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Игорь Шуавлов, үз чиратында, уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Ул Универсиада уздыру идеясенең Татарстан җирендә тууын ассызыклап, моның өчен республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Аны бик хөрмәт итәм, укытучым дип саныйм, Татарстан аның җитәкчелегендә Универсиаданы кабул итү хокукын алырлык югары үсешкә иреште”, - дип искәртте ул. Игорь Шувалов Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановны көчле лидер, көчле җитәкче буларак бәяләде. Татарстанның бүген шундый җитәкчесе булу, аның фикеренчә, республика халкының һәм элеккеге зирәк җитәкчелекнең казанышы. Аның белдерүенчә, Миңнехановның әлеге югары постка тәкъдим ителүен хуплап РФ Президенты да зирәклек күрсәткән. “Татарстанда эшләү башка төбәкләргә караганда күпкә җаваплырак”,- дип ассызыклады ул. Шувалов Казан мэрының да талантлы җитәкче булуын ассызыклап, аның адресына җылы сүзләр юллады.
Ул ТР Президенты белән Казан мэрына, башка муниципалитетлар җитәкчеләренә алга таба да ирешкән югары планканы төшермәскә кушты. Үз чиратында кайда гына эшләсә дә Татарстан, Казан белән элемтәләрне югалтмаска ышандырды.
Бүгенге тантанада бертөркем шәхесләргә шулай ук Дуслык ордены, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орденының медальләре, “РФ азык индустриясенең атказанган хезмәткәре”, “РФ атказанган машина төзелеше” исемнәре бирелү турындагы күкрәк билгеләре, ТР “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.
"Татар-информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз