Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Ги Меттан җитәкчелегендәге Швейцария бизнес-делегациясе әгъзалары белән очрашты
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Россиянең икътисадый яктан алга киткән төбәге буларак, Татарстан Республикасының Швейцария белән хезмәттәшлеге өчен потенциалы зур, һәм бүген гамәлдәге мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашуда Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия, Украина, Беларуссия һәм Казахстан өчен җитәкчесе Ги Меттан хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Швейцариядән килгән Ги Меттан әфәнде җитәкчелегендәге бизнес-делегация Татарстан Республикасында ике көнлек танышу визиты башкара.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, визитны әзерләү турында былтыр Татарстан делегациясенең Женевага эш визиты барышында сөйләшенгән иде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә,Татарстан икътисады экспортка юнәлешле, һәм Россиянең ВТОга керүе тулаем республика өчен яңа базарлар ача. Швейцария һәрвакыт Татарстан өчен эре сәүдә партнеры булып кала, диде ул, һәм бүген, товар әйләнеше күләмнәре беркадәр кыскаруга карамастан, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү мөһим. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада Швейцария капиталы катнашында 47 предприятие эшли. Мондый предприятиеләр күбрәк булырга тиеш, диде ул, республика базарында төрле рәвештәге бизнес алып бару мөмкинлеге бар бит.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Швейцария компанияләре “КАМАЗ” ААҖ белән эшли, Түбән Камада пластмассаларны буяу өчен концентратлар белән шөгыльләнүче Швейцария компаниясе эш алып бара, “Дюпон” компаниясе һәм башкалар белән үзара файдалы хезмәттәшлек оештырылган.
Швейцария компанияләре белән хезмәттәшлек алып бару республика өчен кызыклы булган тармаклар арасында Рөстәм Миңнеханов инфраструктур проектларны һәм сәнәгатьне, энергетиканы модернизацияләүне, югары технологияләрне, медицинаны, банк өлкәсен атады.
Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия, Украина, Беларуссия һәм Казахстан өчен җитәкчесе Ги Меттан Рөстәм Миңнехановка әлеге визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Швейцария эшкуарлары вәкилләре Татарстан Республикасының потенциалы белән кызыксыналар, эшлекле контактлар урнаштыруны максат итеп куялар. Ул ассызыклаганча, Швейцария белән Татарстанның хезмәттәшлек өчен потенциалы зур.
Ги Меттан шулай ук Татарстан Республикасының Швейцариядәге сәүдә-икътисад вәкиле Гүзәл Салиховага, Швейцариянең Россиядәге илчелегенә әлеге визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Швейцария бизнес-делегациясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка кыскача гына хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре турында сөйләделәр. Бу инновацияләр һәм инвестицияләр, финанс һәм банк эшчәнлеге өлкәсендәге проектлар – сәнәгать предприятиеләре өчен дә, шулай ук хосусый затлар өчен дә медицинада, автомобиль төзелешендә, консалтингта һәм алыш-бирешләрне оештыру өлкәсендә, юриспруденциядә, мәдәнияткә инвестицияләр кертүдә, күргәзмәләр һәм картина галереяләре оештыруда файдалы булачак.
ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз