Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты ТР Мамадыш районында Нократ елгасы аша салынган күпернең икенче чиратын ачты
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Тантанада Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Волго-Вятскуправтодор” идарәсе башлыгы Илдар Минһаҗев, “Волгомост” ААҖ генераль директоры Эдуард Железкин һ.б. катнашты.
Җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күпер республиканың ике сәнәгать үзәген тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк, аларның үсешләре күп очракта М7 юлыннан һәм әлеге күпердән тора. “Илнең үсеше күп очракта инфраструктура мөмкинлегенә, бигрәк тә, юлларга бәйле булачак”, - диде ул.
ТР Президенты проект ясаган, төзегән һәм күперне финанслаган кешеләргә рәхмәт белдерде. “Барысы да күңел салып һәм сыйфатлы эшләнгән”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов аерым рәхмәт сүзләрен Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесенә әйтте. “Күперләр – транспорт инфраструктурасының мөһим объектлары. Без аларның әһәмиятен һәм кирәклеген аеруча бүген - Ерак Көнчыгышны су баскан көннәрдә аңлыйбыз”, - диде Роман Старовойт.
Росавтодор җитәкчесе күпернең озак еллар дәвамында хезмәт итүенә өметен белдерде. “Мондый төзелеш сыйфатлы проекттан, югары профессиональ белгечләрдән һәм федераль органнарның җирле хакимиятләр белән тыгыз элемтәсеннән башка мөмкин түгел”, - диде ул һәм проект ясаучыларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Роман Старовойт аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов һәм Ленар Сафин адресына юллады.
Тантаналы сүзләрдән соң, күпер төзелешендә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. ТР “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән Роман Старовойт та бүләкләнде.
Моннан тыш, юлчыларны музыкаль бүләк көтте – алар өчен танылган Россия җырчысы Олег Газманов чыгыш ясады. Ул сәхнәгә каскада һәм эшчеләр киемендә чыкты һәм үзенең танылган җырларын, шул исәптән, төзүчеләргә багышланганын башкарды.
Күпернең чыдамлыгын тикшерү өчен, аның аша ТР Президенты җитәкләгән техника колоннасы үтте.
Нократ елгасы аша салынган күпер “Идел” М7 федераль автомобиль юлының бер өлеше булып тора. Ул 1976 нчы елда сафка бастырылган. 2005 нче елда Федераль юл агентлыгы тарафыннан күперне реконструкцияләү карары кабул ителгән.
2011 нче елның сентябрендә объектның беренче чираты сафка бастырылган. Күпернең икенче чираты бик аз вакыт эчендә төзелгән. Аны сафка бастыру 2013 нче елның декабренә планлаштырылган. Росавтодор карамагындагы “Волго-Вятскуправтодор” идарәсе күпернең икенче чиратын төзергә заказ ясаучы буларак чыгыш ясаган. Төзелеш эшләре 2011 нче елның сентябрендә башланган, “Волгомост” ААҖ тарафыннан башкарылган. Корылмалар федераль программа кысаларында реконструкцияләнгән. Күпернең икенче чиратының бәясе - 2,5 млрд. сум.
Яңа күпер - 650,8 м озынлыктагы корылма. Юл категориясе – ике хәрәкәт полосасы белән I-Б.
М7 федераль трассасы – республиканың иң күп автомобильләр йөри торган юлларының берсе, монда көндәлек автомобильләр саны 12 меңнән артып китә. Юлның иң киеренке участогы – Мамадыш районында Нократ елгасы аша чыгу. Күпернең беренче һәм икенче чиратларын сафка бастыру, капма-каршы юнәлешле машиналар агымын икегә бүлеп, вазгыятьне яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
«Татар-Информ» МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз