Татарстан Президенты "Интерра" форумының экспертлар сессиясен уздырды

2013 елның 6 сентябре, җомга

Бүген "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында "Регионнарның инновацион инфраструктураларын үстерү һәм нәтиҗәлекләрен арттыру" эспертлар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  инновацион инфраструктураны үстерүдә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе турында  сөйләде.  Рөстәм Миңнеханов моназараның модераторы булды, сессиядә шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары регионнарының вәкилләре катнашты.

Татарстан Президенты кереш сүзендә республикада оештырылган  инновацион инфраструктура турында хәбәр итте. "Без икътисадыбызның алга таба үсешен күрәбез, шул исәптән булдырылган инфраструктура нигезендә дә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул 2012 елда республиканың сәнәгать җитештерүендә инновацион продукция өлеше 18,3% тәшкил итте, 2011 елдан 3,5% ка арткан дип хәбәр итте.

Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 20гә якын эре һәм зур булмаган инновацион инфраструктур мәйданчыклар оештырылган. "Технопаркларны буддырып, без актив рәвештә муниципаль районнарга юнәләбез, шул планда Кытай тәҗрибәсен өйрәнәбез, анда һәр регионда көчле мәйданчыклар оештырыла", - дип сөйләде ТР Президенты.

Татарстанда иң эре инновацион җитештерү мәйданчыгы - Кама инновацион-җитештерү кластеры. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елга кластерда җитештерү күләме өч кат артырга тиеш, 2 трлн. сумга хәтле. "Әмма җитди федераль ярдәмнән башка бу санга хәтле җиткереп булмый", - дип саный Татарстан Президенты.

"Алабуга" МИЗда резидент компанияләр тарафыннан 3 млрд доллардан артык инвестицияләр игълан ителгән, аларның яртысы әлеге вакытка инвестицияләнгән. 2015 елга, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, резидентлар санын 60ка җиткерергә максат куелган, инвестицияләр күләме - 6 млрд. долларга хәтле.

"Мастер" Кама индустриаль паркы  - безнең горурлыгыбыз", - дип әйтте Р.Миңнеханов. - узган елда резидентлар кереме 32,3 млрд сум тәшкил итте, мәйдан һәм компанияләр саны артты".

2012 елда "Химград" технополисы мәданчыгында керем 11,4 млрд сум булды, ә 2013 ел нәтиҗәләре буенча 14-15 млрд сум керем көтелә. "Һәм бу проект хәзер тулысынча файда китерә. Технополис үзе финанс ресурслар җәлеп итте һәм инфраструктура төзи", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

ТРда нанотехнологияләрне үстерү өчен "Ростнано" белән берлектә эшләнмәләр үзәге оештырылды. Уңышлы ике җитештерү проекты бар инде, нанотехнологияләр юнәлешәе буенча укыту программалары башланып җибәрелгән.

Татарстанда ике уңышлы IT-парк эшләп килә. Казандагысы 100%ка тулган, былтыр керемнәре 4,5 млрд сум булган.

Республика федераль үзәк ярдәмендә IT-өлкәдә масштаблы "Иннополис" проектын гамәлгә ашырырга керешкән. "Максатыбыз бик зур -  анда Россия һәм чит ил кешеләрен җәлеп итәр өчен, федераль дәрәҗәдәге мәйданчык булдырырга җыенабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул инновацион җитештерүне оештыру өчен шартлар турырырга кирәклеге турында искәртте. Һәм бу өлкәдә региональ җитәкчелек роле бик зур, шул исәптән  Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары регионнарының җитәкчеләре дә.

Аерым Рөстәм Миңнеханов инновацион процесста белем бирү мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, мәктәп һәм югары белем системасында заманча таләпләргә җавап бирер өчен модернизация кирәк.

Шулай ук экспертлар сессиясе кысаларында Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары регионнарының вәкилләре дә сөйләде. Төрле технопаркларда уңышлы проектлар тәкъдир ителде, шулай ук инфраструктура объектларын оештыру һәм эшләтү методлары турында сүз барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International