Татарстан Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының федераль конкурсы кысаларында кече һәм урта бизнесны үстерүгә 357,9 млн. сумлык федераль ярдәм алды
2008 елның 7 октябре, сишәмбе
Татарстанда сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә яңа гына эшли башлаган кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү программасы уңышлы тормышка ашырылып килә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең программа кысаларындагы грантлары 1 млн. тәшкил итүен һәм, конкурс нигезендә, сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә (нефть химиясе, химия, машина төзелеше, агач эшкәртү, агросәнәгать комплексы) җитештерүне үстерү буенча проектлар тәкъдим иткән кече эшмәкәрлек субъектларына бирелүен искәртте.
Конкурсның беренче этабына гаризалар кабул итү 15 нче сентябрьдә төгәлләнде. Грант фонды 130 млн. сум тәшкил итәчәк.
“Икенче этап нәтиҗәләре буенча грант фонды 30 млн. сумга арттырылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы үткәрә торган федераль конкурс кысаларында кече һәм урта бизнесны үстерүгә 357,9 млн. сум күләмендә федераль ярдәм алды (башта конкурсның беренче этабы кысаларында 166 млн. сум бүлеп бирү турында хәбәр ителгән иде)”, - диде Тимур Шаһивәлиев.
Нәтиҗәдә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү йөзеннән, федераль һәм республика бюджетларыннан, гомумән алганда, 715,8 млн. сум биреләчәк.
Бу акча сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә яңа гына эшли башлаган кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары, электр челтәрләренә технологик тоташтыру һәм энергияне саклау чараларына булган чыгымнар өчен субсидияләр бирү, эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” һәм “Эш башлау” хезмәтен оештыру кебек программаларны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
Моннан тыш, урта һәм кече эшмәкәрлек өчен лизинг түләүләренең күләмен киметү дә күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.