Татарстанга РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев килде
2013 елның 7 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасына РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшлекле очрашуга килде.
Килү белән РФ икътисади үсеш министры “КАМАЗ” ААҖнә (Чаллы ш.) юнәлде, анда ул “КАМАЗ ААҖ”нең фәнни-техник үзәгендә булды, зур йөк машиналарының яңа модельләре белән танышты, автопредприятиенең производство мәйданчыкларын карады.
Шулай ук Алексей Улюкаев “Алабуга” МИЗда булачак, анда бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә кертелүче берничә проектны тәкъдир итүдә катнашачак.
Моннан тыш, РФ икътисади үсеш министры “Алабуга” МИЗ мәйданчыгында “А плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелешенә таш салу тантанасында катнашачак.
Көннең икенче яртысында Алексей Улюкаевның Казанга килүе, Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге, ИТ-парк – югары технологияләр өлкәсендәге технопарк эшчәнлекләре белән танышуы көтелә.
Бөтен программа буенча Алексей Улюкаевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.