Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Мидхәт Шаһиәхмәтов: 2013 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продукты(ВРП) күләме үсеш темплары 2,3% тан артмаганда 1,520 трлн.сум тәшкил итәчәк
2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
2013 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продукты(ВРП) күләме үсеш темплары 2,3% тан артмаганда 1,520 трлн. сум тәшкил итәчәк, дип көтелә.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елга һәм 2015 – 2016 нчы елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары мәсьәләләре буенча булган утырышында хәбәр итте.
Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, ТР социаль-икътисади үсеше фаразы, соңгы елларга хас булган кулланучылар соравының кимүен һәм алдынгы илләрдә икътисади үсеш темпларының әкренәюен исәпкә алып, төзелгән. Халыкара валюта фонды(МВФ) фаразлары буенча, 2013 нче ел нәтиҗәләре нигезендә дөньяда икътисад үсеше темплары 3% тан артмаячак. Татарстан өчен бу экспорт күләменең кимүен аңлата, чөнки республикада җитештерелә торган продукциянең яртысы чит илгә җибәрелә.
М.Шаһиәхмәтов сүзләренчә, ТРда шулай ук икътисади үсеш темплары әкренәя. Үткән ел белән чагыштырганда, быел тулай төбәк продукты үсеше темпы 2 тапкырдан артык кимегән. Аерым алганда, сәнәгатьтә, сәүдәдә, авыл хуҗалыгында производство күләменең кимүе күзәтелә. Мондый тенденция 2013 елның сентябрь-декабрь айларында да сакланачак, дип көтелә.
Киләчәктә тулай төбәк продуктының үсеш темплары 4,2% ка артыр, дип фаразланыла (гомумән бу күрсәткеч Россиядә -103,7%).
Мидхәт Шәһиәхмәтов икътисадның төп секторлары үсеш темпларына аерым тукталды. Бигрәк тә сәнәгать тармагы, аның өлешенә тулай төбәк продукты күләме якынча 44% туры килә. Төп керемне нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре кертәчәк.
Инвестицияләр үсеш темпы 2014 елда 107,9% күләмендә фаразлана. Моның өчен республикада эшлекле климатны яхшырту чаралары кирәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз