Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда “Кластер системаларында югары җитештерүчәнлекле параллель исәпләүләр” дигән Халыкара конференция узачак
2008 елның 8 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Кластер системаларында югары җитештерүчәнлекле параллель исәпләүләр” дигән VIII Халыкара конференцияне һәм яшүсмерләр мәктәбен үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе Борис Павлов үткәрде.
Чыгышының башында Борис Павлов әлеге чараны үткәрүгә дә Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлык күрсәтүен әйтеп китте. “Бу тема белән кызыксыну бар. Иң мөһиме: фәнни алга китеш нәтиҗәләре күренә һәм республикада аларны тормышка ашыруда гамәли юнәлеш бар. Татарстанның хәзерге икътисадында параллель исәпләүләр бар, һәм алар икътисадның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә алалар”, - диде Татарстанның беренче вице-премьеры.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Борис Павлов чарага әзерләнү процессында параллель исәпләүләр өлкәсендә комплекслы проект эшләргә һәм аны конференциядә тәкъдир итәргә тәкъдим ясады. “Проектны әзерләп кенә калмыйча, аны кайда кулланырга мөмкин икәнлеген күрсәтергә дә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Шуны да искәртик: “Кластер системаларында югары җитештерүчәнлекле параллель исәпләүләр” дигән VIII Халыкара конференция Казанда 2008 елның 17 – 21 нче ноябрендә узачак. Аңа әзерлекнең барышы турында бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты профессоры – оештыру комитеты рәисе урынбасары Вадим Райхлин сөйләп узды.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 234 катнашучы теркәлгән. Шул исәптән чит ил һәм Россия шәһәрләреннән килгән вәкилләр дә бар.
Вадим Райхлин хәбәр иткәнчә, халыкара конференция кысаларында “УМНИК” (яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы) конкурсын үткәрү планлаштырыла, яшьләр мәктәбе, түгәрәк өстәлләр эшләячәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз