Татарстанда лазер технологияләренең инжиниринг үзәге булачак

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
"КАИ-Лазер" инжиниринг үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча бүген "Алабуга" МИЗда "Юл картасы"на IPG Photonics компаниясе делегациясе визиты кысаларында имза салынды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IPG Photonics президенты Валентин Гапонцев имза салды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Валентин Гапонцевны "Алабуга" МИЗда сәламләде. Үз чиратында IPG Photonics башлыгы әйткәнчә, күргәннәре аны бик гаҗәпләндергән. "Без күргәннәребезгә бик сөендек.Бу МИЗ оешкан һәм киләчәктш дә эшләячәк. Без резидент булу турында җитди рәвештә уйлана башладык", - дип белдерде Валентин Гапонцев.

"Без сезне "Алабуга" МИЗда көтеп калабыз, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов В.Гапонцевка.

IPG Photonics предприятиесен булдыру турындагы мәсьәлә компания делегациясенең Татарстанга визиты йомгаклары буенча каралачак.
Сәнәгать лазер технологияләре өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге в Казанда IPG Photonics компаниясе тарафыннан А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән бергәләп булдырылачак. Үзәктә киләчәк җитештерү өчен кадрлар әзерләнәчәк һәм фәнни-тикшеренү эшләре алып барылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International