Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” компаниясе теләкләр турындагы килешүгә кул куйдылар
2008 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” компаниясе арасында теләкләр турындагы килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” ның генераль директоры, идарә итүче партнеры Петер Герендаши кул куйды.
Журналистларга Герендаши әфәнде хәбәр иткәнчә, килешү, Татарстан Республикасында уңайлы икътисади – иң беренче чиратта, инвестицион – һәм социаль хәл тудыру өчен, үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын үтәү буенча үзара ярдәм итешүне күздә тота.
Документ, барыннан да элек, республикага инвестицияләр җәлеп итү, Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы һәм андагы производстволар турында дөнья бизнес-ширкәтенең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән. Моннан тыш, Петер Герендаши “PricewaterhouseCoopers” ның сәнәгый компания һәм предприятиеләргә халыкара конференцияләрдә, симпозиумнарда, башка чараларда катнашырга ярдәм итү нияте барлыгын әйтте.
Петер Герендаши сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда “PricewaterhouseCoopers” белән хезмәттәшлек иткән предприятиеләр максималь ачык булып торалар. “Бу компанияләрнең үтә күренмәлелек дәрәҗәсе халыкара базарда күрсәтелгән башка дөньякүләм компанияләрнекеннән түбән түгел”, - диде Герендаши әфәнде.
“PricewaterhouseCoopers” белгечләренең көчләре республика сәнәгый компанияләре вәкилләрен финанс хисап документларының дөньякүләм стандартларга туры килүенә өйрәтүгә, гомумән, финанска кагылышлы грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “PricewaterhouseCoopers” ның генераль директоры Петер Герендаши дөнья базарындагы кризислы хәл турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, хәзер барысы да кабул ителгән карарларның оперативлыгы һәм дөреслегеннән торачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы республикада финанс кризисының йогынтысы инде сизелүен әйтте: машина төзелеше комплексы предприятиеләренең үсешендә беркадәр акрынаю, кайбер инвестицион программаларны киметү күзгә ташлана. “Боларның барысы республика бюджетын үтәүгә дә йогынты ясарга мөмкин, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бүген күп кенә параметрларны яңадан карарга кирәк”.
Бүген кул куелган килешүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” компаниясенең уртак эшенә сорау бар, һәм ул актуаль. Аның сүзләренә караганда, килешү үзара файдалы хезмәттәшлек өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.
Белешмә өчен:
“PricewaterhouseCoopers” компаниясе Россиядә 1989 елдан даими нигездә эшли.
“PricewaterhouseCoopers Russia” бәйсез фирма булып тора һәм “PricewaterhouseCoopers” (PwC) бөтендөнья челтәренә керә. Россиядә 2 меңнән артык хезмәткәр эшли, шуларның 98 % ы – россиялеләр. Фирманың 76 партнерыннан 32 се – россиялеләр.
Татарстанда “PricewaterhouseCoopers” 1995 елдан бирле эшли һәм “Нижнекамскнефтехим” ААҖ нең аудиторы булып тора.
1998 елдан 2002 елга чаклы һәм 2006 елдан хәзерге вакытка кадәр PwC “Татнефть” компаниясенең аудиторы булып тора. PwC “Татнефть” ААҖ нә Нью-Йорк биржасына (NYSE) чыкканда һәм еврооблигацияләр чыгарганда консультацияләр бирде.
2006 елдан PwC – “КАМАЗ” ААҖ аудиторы.
1997 елдан – “Татфондбанк” ААҖ аудиторы.
1998 елдан – “Ак Барс” банкы аудиторы.
2007 елның маенда, Казанга визит белән килгәч, Петер Герендаши ел тәмамланганчы Казанда офис ачылачагы турында әйткән иде.
2007 елның декабре – Казанда PwC офисының рәсми ачылуы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз