Бүген Биек Тау поселогында да яңа боз сарае ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Яңа боза сарае "Бердәм Россия" партиясе программасы буенча, партия һәм республика бюджеты биргән акчага төзелде. Арена бәясе 220 млн. сум тәшкил итте. Төзелеш ике ел дәвамында алып барылды - ул 2009 елда ачылган спорт комплексы янында урнашкан.
Бүген ачылу тантанасында кунаклар алдында "Татарстан" командасыннан фигуралы шуу осталары һәм артистлар чыгыш ясады. Биектаулыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Ул Биек Тауда спорт комплексын бик күп ел элек төзергә планлаштырылганын искә төшерде, әмма әлеге хыял күптән түгел генә чынга ашты. Ә спорт комплексыннан соң янында боз сарае да төзелде.
«Миңа бүген бик кирәкле боз сараен ачу куанычлы, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу Татарстанда 38нче боз сарае, бездә хоккейчылар һәм фигуралы шуучыларны әзерләүнең бердәм системасы булдырылган. Һәм мин бүген безнең белән биредә киләчәк чемпионнар булуына ышанам".
Татарстан Президенты боз сарае директорына спорт инвентарен сатып алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Беренче мәртәбә шайбаны капкага Россиянең атказанган тренеры Геннадий Маслов кертте, шуннан боз сараенда балалар хоккей командалары арасында "ачылу матчы" узды.