Роман Шәйхетдинов Үзбәкстаннан ИТ-үсеш министры Шерзод Шерматов белән очрашты

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.

Татарстан делегациясе составында: Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре министры Айрат Хәйруллин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис Университеты проректоры Евгений Бобров, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтариев һәм башкалар.

Визиты кысаларында делегация Үзбәкстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләр үсеше министры Шерзод Шерматов белән очрашты. Яклар Иннополис компетенцияләрен ИТ-белем бирү һәм Үзбәкстан икътисады өчен ИТ-продуктлар эшләү өлешендә куллану турында фикер алыштылар.

Әйтик, Иннополис һава юллары белән йөк ташу һәм территорияне мониторинглау өчен пилотсыз аппаратлар уйлап табарга, кибер иминлек системасын оештырырга һәм ИТ-кадрлар әзерләү өлкәсендә уртак белем бирү проектларын гамәлгә ашырырга әзер. Бу тәҗрибә белән 2016 елдан бирле тизләтелгән әзерлек программалары буенча ИТ өлкәсендә белгечләр әзерләүче Иннополис Университеты уртаклашырга әзер. Шулай ук Россия ИТ-университеты базасында Терәк белем бирү үзәге эшли, ул илнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының 30 меңнән артык укытучысын цифрлы технологияләргә өйрәтте инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International