ТР Президенты: "Югары технологияле проектларны тормышка ашыру өчен дәүләти-шәхси хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим"

2013 елның 13 сентябре, җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” комплексында башланган “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасы булыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык” I халыкара транспорт-логистика форумының пленар утырышында катнашты.

Аның ачылышында ул форумда катнашучыларны, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм башка министрларны аерым әйтеп сәламләп, биредә 350дән артык бизнес вәкиле, Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән дәүләт структуралары вәкилләре катнашуын билгеләп үтте.

Глобаль көдәшлек арта барган һәм үсештә инновацион юлларга күчә барган шартларда инфраструктур тармакларның, беренче чиратта, транспорт инфраструктурасының роле һәм әһәмияте үсә бара, дигән фикердә Президент. Татарстан Республикасы Америка, Европа һәм Азиянең барлыгы 138 иле белән хезмәттәшлек итә: 2012 елда үзара товар әйләнеше 25 млн.нан артык АКШ доллары күләмендә булды. Татарстан, шулай ук, Россия Федерациясенең барлык төбәкләре белән дә хезмәттәшлек итә, мисалга, былтыр товар әйләнеше 19,3 процентка артып, 16 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, дип дәлилләр китерде Президент. Нәтиҗә буларак, тулаем төбәк продуктында транспорт өлеше 2012 елда 0,8 процентка артып, 8,5 процентка җитте, диде.

Алга таба Р.Миңнеханов республиканың һәм аеруча Казанның транспорт һәм юл инфраструктураларындагы уңай үзгәрешләрне барлады, бу нәтиҗәләргә ирешүдә федераль министрлык, илебез Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме дә зур булуын басым ясап әйтте. Министр Максим Соколовка, республика башлангычларына каршы килмәстән, һәрдаим ярдәм кулы сузуына рәхмәт әйтте. Моның нәтиҗәсе буларак, Татарстанда эре проектлар гамәлгә ашырылды, дип, Президент Р.Миңнеханов аларны барлады: “Казан” халыкара аэропорты модернизацияләнде, 11 транспорт юлы аермасы, Казан метрополитенының 3 станциясе төзелде, Нократ елгасы аша М-7 федераль трассасына тоташа торган күпер салынды, авыл җирләрендә юллар салына һәм, ел төгәлләнгәнче, 52 торак пунктка кадәр 100 км чамасы юл салу планлаштырыла, дип белдерде Президент.

“Россия тимер юллары”/РЖД компаниясе тарафыннан Татарстанда эшләнгән эшләрне барлагач, Татарстанда хәзер эре инфраструктур проектлар тормышка ашырыла, шуларның берсе – Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәк төзелеше, дип республика башлыгы шушы проектны гамәлгә ашыруга 20 млрд. сумма акча сарыф итәләчәген һәм 193 га мәйдан биләячәк әлеге үзәкнең йөк ташу эшендә хезмәт күрсәтүдә дөньяның иң югары стандартларына җавап бирәчәген, елына 14,6 млн. тонна йөк үткәрә алачагын һәм мәйданнары киңәю мөмкинлеге булуын белдерде.

“Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше башланды, аны 2018 елга, футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр, төзеп бетерү күздә тотыла, нәтиҗәдә, Мәскәү – Казан арасын 3,5 сәгатьтә узып булачак, дип искәртте Президент. Чыгышының азагында ул “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры төзелеше барышының Татарстан Республикасындагы өлеше хакында белешмә бирде, Татарстан, ил субъектлары арасында беренчеләрдән булып, аның мөмкинлеген югары бәяләде, диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2005 елдан бирле Шәле – Баулы түләүле автомагистраль төзелеше алып барыла, ул М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтыра, бүгенгә 20 млрд. сумнан артык акча шуңа тотылган; 40 км озынлыктагы Шәле – Саескан тавы юлы файдаланылышта, Саескан тавы янында Кама елгасы аша күпер комплексының беренче чираты гамәлдә, икенчесе төгәлләнү алдында. Гомумән, республикада транспорт комплексын киңәйтү икътисад үсеше ихтыяҗларын, эре җитештерү агломерацияләре таләпләрен исәпкә алып эшләнүен искәртеп, мисалга Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын китерде, ә ул нефть химиясен, нефть эшкәртүне, автомобиль төзелешен эченә алганлыгын искәртте һәм Алабуга махсус икътисади зонасын, Менделеевскида 2015 елда сафка басачак аммоний заводын аерым телгә алды. Кама кластеры турысында йөкне фәкать тимер юл белән генә ташу 2020 елда 2 тапкыр артачак, диде.

Шулай ук Президент Рөстәм Миңнеханов республикада мотор ягулыгын газга күчерү буенча пилот проект гамәлгә ашырылачагын, шушы максаттан 60 газ салдыру станциясе төзеләчәген дә әйтеп узды.

Безнең илдә транспорт үсешенең әһәмияте бик зур – автомобиль, тимер, һава һәм су юллары кешеләрнең мобильлеген һәм төбәкләр арасында багланышларны тәэмин итә, территорияләрдә сәнәгать үсешенең нигезе булып тора. Дәүләти-шәхси хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим, бигрәк тә халыкара транспорт коридоры, мультимодаль логистик үзәк кебек югары технологияле проектларны тормышка ашыру өчен. Мондый проектларны арттыруда бердәм концепция эшләнер дип ышаныч белдерәм, диде Рөстәм Миңнеханов “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасын булдыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык” I халыкара форумындагы чыгышында.

Форумның пленар утырышында, шулай ук, РФ транспорт министры Максим Соколов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Әзербайҗан Республикасы транспорт министры Зыя Мамедов, “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, Ганновер университеты профессоры, доктор Петер Хобергер та чыгыш ясады. Алга таба сөйләшү “түгәрәк өстәл”ләр артында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International