Рөстәм Миңнеханов Бостонга эш визиты белән килде

2013 елның 15 сентябре, якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты). Сәфәрнең төп максаты - "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW). Чара икенче мәртәбә уздырыла (беренчесе 2012 елда уздырылды), аның төп бурычы - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү, Россия инвесторлары һәм венчур фондларына Америка хезмәттәшләре белән багланышлар урнаштырырга ярдәм итү, Россия технологик компанияләре өчен бу капитал чыганагына чыгу юллары. Бостондагы "Россия Инновацион Атнасы"нда (2013 елның 17-20 сентябре) Россия һәм АКШ хакимияте вәкилләре, эре бизнес җитәкчеләре, венчур инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнаша. Конференцияне оештыручылар Россия үсеше институтлары - "Россия венчур компаниясе" ААҖ, "РОСНАНО" ААҖ һәм "Сколково" Фонды.

RIW кысаларында Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта, "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарында конкурентлык мөмкинлекләрен тудыру" панель дискуссиясендә катнашачак.

Шулай ук Татарстан Президенты Бостонда берничә эшлекле очрашу уздырачак, шул исәптән Массачусетс штаты икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки, "Карнеги Меллон" университеты ректоры Марк Камлет һәм Runa Capitals фондының өлкән партнеры, Parallels компаниясенең диреторлар Советы рәисе Сергей Белоусов, English First компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов IPG Photonics компаниясендә булачак дип планлаштырыла, Массачусетс технологик институты, Гарвард квант оптикасы Үзәге һәм башкалар белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International