АКШ һәм бөтен дөньяда алдынгы дип саналган уку йортында - Массачусетс технологик институтутында – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Искә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ) эш визиты белән "Россия Инновацион Атна"сында катнашырга килде.
Массачусетс технологик институты Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә(1 Broadway, Cambridge) урнашкан. Бу югары уку йортын еш кына Массачусетс технологик университеты яки Массачусетс технологияләр институты дип дә атыйлар (Massachusetts Institute of Technology, MIT).
Уку йортына 1861 елда нигез салынган, бүгенге көндә ул Америка һәм дөньяның төп фәнни һәм белем бирү үзәкләренең берсе.
МТИ студентлары техник, гуманитар һәм социаль фәннәр өйрәнәләр. Факультетлар арасында (программалар) архитектура, аэронавтика, астрономия, биология, төрле гуманитар фәннәр, медицина һәм сәламәтлек саклау, математика, мәгълүмат технологияләре, инженер эше, физика, менеджмент һәм химия бар. Бигрәк тә институт үзенең робототехника юнәлеше белән һәм мәгъүмат технологияләре юнәлеше белән билгеле, нәкъ менә моннан беренче хакерлар укып чыккан.
МТИда 10-11 мең кеше укый, шуларның 4 меңнән артыгы бакалаврлар, калганнары магистрлык һәм докторлыкка укый. Институтта меңнән артык укытучы эшли, укыту өстенә алар әле фәнни-тикшеренү эшләрен дә алып баралар.
Визит кысаларында Рөстәм Миңнехановка вуз башкара торган берничә югары технологияле проект тәкъдир иттеләр.
Сәламләү сүзе белән МТИ проректоры Филипп Коурн чыгыш ясады. Ул кыскача вуз һәм аның тарихы турында сөйләде, профессорлар-укытучылар составы турында хәбәр итте, эшмәкәрлек мөхите, студентларда эшмәкәрлек рухының принципларын ничек тәрбияләгәннәре белән уртаклашты. Ул МТИда укып чыккан студентлар компанияләренең АКШ икътисадындагы роле турында ассызыклады.
Профессор Мартин Шмидт энергетика өлкәсендәге проектлар белән таныштырды, шулай ук микро-, нанотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында да сөйләде.
Роберт Стоунер, МТИ энергетика инициативалары проектының директоры энергетика һәм энергия саклау өлкәсендәге проектлар турында хәбәр итте.
Профессор Дуглас Харт сыеклыклар механикасы өлкәсендәге тикшеренүләр, шул исәптән медицина һәм әйләнә-тирә мөхитне саклауда визуализация һәм оптик диагностика проекты белән чыгыш ясады.
Югары тизлекле поездлар системасын куллануның халыкара тәҗрибәсен өйрәнү турында гражданнарга төзелеш профессоры, МТИның транспорт һәм логистика үзәге директоры Джозеф Сассман хәбәр итте.
Татарстан Республикасы делегациясенең вәкилләренә МТИда укып чыгучыларның эшчәнлеген мониторинглау, белгечләр эзләү, энергетик оешмалар заказы буенча студентлар башкаручы проектларның коммерцияләнүенең проценты һ.б. мәсьәләләр белән кызыксындылар.
Бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук Гарвард квант оптикасы үзәге эшчәнлеге белән танышачак (Harvard Quantum Optics Center).
Массачусетс технологик институты эшчәнлеге турында күбрәк түбәндәге сайтта белә аласыз- http://web.mit.edu/