Алексей Песошин Татарстанда М-12 автоюлы участогын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан территориясендә М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Җиденче этап бик кыска вакыт эчендә төзелде - эшләр 2021 елның апрелендә башланып, быел ноябрьдә тәмамланды. Юл участогында 35 ясалма корылма, шул исәптән биокүчмә, экодук, 21 юл үткәргеч һәм 12 күпер төзелгән.

Видеоэлемтә аша тантанада катнашучыларны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сәламләде. "Дуслар, сезне ирешкән нәтиҗәләр белән чын күңелдән котлыйсым килә. Бу бик әһәмиятле. Илдә юл элемтәсе яхшыра бара. Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр коридор - безнең план, һәм без системалы рәвештә шуңа таба барабыз. Россия Президентының барлык тиешле йөкләмәләре дә вакытыннан тизрәк үтәлә. Аерым алганда, мин беләм, сез графиктан 8 айга алданрак җитештегез", - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Бу этапның озынлыгы Татарстанда 72 км тәшкил итә. Ул республиканың Чувашия белән чигеннән Р241 Казан - Буа - Ульяновск автомобиль юлы белән киселешкә кадәр бара. Бүген Татарстан һәм Чувашиягә туры килгән 153 км автомагистраль сафка кертелде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең иң алга киткән сәнәгать төбәкләренең берсе, һәм казанышлар күбесенчә заманча транспорт инфраструктурасына бәйле. "Географик урыны аркасында Татарстанда ел саен транзит һәм эчке йөк агымы арта бара", - диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген республикада, барлык кыенлыкларга һәм чикләүләргә карамастан, ил Хөкүмәте ярдәме белән эре социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, юл хуҗалыгы объектларын үстерү һәм модернизацияләү дәвам итә.

"М-12 юлы - соңгы дистә елларда республиканың юл төзелешендә иң масштаблы проект, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Трассаның 7 этабыда хәрәкәтне башлау - М-12 автоюлы төзелеше проектнын гамәлгә ашыруда мөһим звено".

Аннары Татарстан Премьер-министры төзелештә катнашучы юлчыларга берничә бүләк тапшырды.

Шулай ук бүген Зөя елгасы аша М-7 трассасы буенча күперне реконструкцияләгәннән соң ачу тантанасы булды. Күпер аша чыгуны реконструкцияләүгә 2019 елның августында керештеләр. Ике ел эчендә белгечләр барлык норматив таләпләргә туры килгән 392,2 метр озынлыктагы яңа күпер төзегәннәр. Ясалма корылма заманча материаллардан эшләнгән һәм 100 тоннадан артык йөкләнешкә исәпләнгән. Күперне реконструкцияләү юлның үткәрү сәләтен ике тапкырдан артык арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International