ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Бөтен авыл хуҗалыгы техникасы комплексын торгызу өчен киләсе сезонга 5,6 млрд сум кирәк булачак

2023 елның 25 ноябре, шимбә

2024 елда кыр эшләренә техниканы әзерләү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Ленар Гарипов кырларда шикәр чөгендере җыю эшләре дәвам итүен билгеләп үтте. Тагын 470 мең тонна тамыр азык чыгарырга кирәк. Заводларга 1,2 млн тонна чимал килгән. 145,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Бүген төп бурыч – техниканы киләсе сезонга әзерләү. Республикада 11 мең трактор, 3 мең ашлык җыю комбайны, 1 меңнән артык терлек азыгы җыю комбайны һәм үзйөрешле ургыч, 5 меңнән артык чәчкеч һәм чәчү комплексы, 5 мең туфрак эшкәртү агрегаты ремонтланачак. Бөтен авыл хуҗалыгы техникасы комплексын торгызу өчен 5,6 млрд сум кирәк булачак.

Хуҗалык шартларында ремонт эшләре алып бару өчен 1272 ремонт остаханәсе һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктлары бар. 1 апрельгә тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары әзерлек линиясенә куелырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International