Илдар Халиков Яр Чаллыда Саклык банкының “бер тәрәзә” принцибы буенча эшли торган ипотека үзәген ачты

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Бүген Яр Чаллыда Россия Саклык банкының ипотека кредитын бирү үзәге ачылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Россия Саклык банкының “ Татарстан банкы” бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев һ.б. рәсми затлар катнашты.

Чарада билгеләп үтүләренчә, Автошәһәрдә Саклык банкының республика территориясендәге 9 нчы ипотека үзәге ачылды. Әлеге хезмәт күрсәтү форматы “бер тәрәзә” принцибын күз алдында тота, барлык сорауларны бер урында хәл итеп була.

Илдар Халиков сәламләү сүзендә Автошәһәрдә мондый үзәкнең барлыкка килү әһәмиятен ассызыклады. “Минем өчен якын булган шәһәрдә мондый үзәкнең ачылуы куандыра, торакны кредитка алганда заманча мөмкинлекләргә каршы бер адым ясалды”, - дип билгеләде ул.

Ачылышта билгеләп үтүләренчә, 2013 нче елның 8 аенда Россия Саклык банкының ТРдагы бүлеге 8,2 млрд. сумлык 7092 торак ркедиты биргән, Яр Чаллыда - 2227 млн.сумлык 1875 кредит.

Моннан тыш, Илдар Халиков Торак инвестицион компаниясе офисында булды. Аның эшчәнлек режимы шулай ук “бер тәрәзә” системасына нигезләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International