Казанда ИФО судьялары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт алды
2013 елның 20 сентябре, җомга
Бүген Казанда Идел буе федераль округы судьялары арасында минифутбол буенча VII чемпионат старт алды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ИФО судьялары арасында традицион минифутбол турниры уздыру хокукын Татарстан Республикасы судьялар җыелма командасы бер ел элек Уфада узган турнирда яулаган иде. Беренче мәртәбә ярышларда Идел буе федераль округының барлык 14 субъекты командасы катнаша: Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре.
Бүген ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты. Тантананың мөхтәрәм кунаклары арасында “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыев, “Зенит-Казан” волейбол клубы остазы Владимир Алекно, “Зенит” уенчысы Александр Волков та бар иде.
Ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов турнирда катнашучыларны сәламләде. “Безгә Идел буе федераль округының барлык 14 субъектыннан килгән командаларны үзебездә сәламләү бик күңелле. Ярышларның күптән түгел булып узган Универсиада объектларының берсендә узуы икеләтә күңелле, - дип белдерде Р. Миңнеханов. – Һәм мин судьялар бергәлегенең шундый спорт җанлы һәм дус булуына сөенәм”.
Ул барлык спортчыларга уңышлар һәм кыю көрәш теләде. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев та мөрәҗәгать итте, шуннан соң ярышларны ачык дип белдерделәр. Тупка символик стартны Татарстан җыелма командасы капитаны һәм “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыев бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.