Рөстәм Миңнеханов: Безгә ачыклык шартларында эшләргә ияләшергә кирәк, һәм хакимият нәрсәдер вәгъдә итә икән, аны һичшиксез үтәргә кирәк

2013 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Казанда югары технологияләр технопаркы - ИТ-паркта "Ачык Хөкүмәт" - "Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институтларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы" проект семинарын йомгаклары ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ачык Хөкүмәт" эшчәнлеген координацияләүче РФ министры Михаил Абызов, "Ачык Хөкүмәт" проекты гамәлгә ашырыла торган федерация субъектлары вәкилләре катнашты.

Искә төшерик, семинар ике көн дәвамында Казанда узды. Панель сессияләр и дискуссияләрдә федераль хакимиятнең һәм ачыклыгын арттыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче сынау төбәкләренең вәкилләре, экспертлар фикер алыштылар.

“Дөнья тенденцияләре һәм регионнарның алдынгы хәл итү ысуллары”, “Халык контроленең эффектив җиһазы буларак ИТ-технологияләр”, “Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның стандартларын булдыру” һәм башка темалар каралды.

Татарстан Республикасы “Электрон Татарстан” проектын сервислары, оештырылу һәм технологик платформасы, гражданнарга “шәхси кабинет” аша электрон рәвештә хезмәт күрсәтүе белән тәкъдир итте.

Тула өлкәсе “Ачык Регион 71” проектын тәкъдир итте.

"Ачык Хөкүмәт" эшчәнлеген координацияләүче РФ министры Михаил Абызов фикеренчә, бүген системаның һәрвакыт үсештә булуы, яңа сервислар белән тулуланып торуы мөһим. Ул гражданнарга дәүләт хезәтен күрсәтү һәм социаль сервислар берләштерелгән “Ачык Хөкүмәт” моделе иң эффектив булып күренгәнен билгеләде. Гомумән, проектның төп бурычы – гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту, дип билгеләде Михаил Абызов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хакимият ачыграк булган саен, эшләве катлаулырак булганын билгеләде. Нишләп хакимият нәрсәнедер эшләмәгәнен, гаризага соң җавап биргәнен кешеләргә һәрвакыт җиңел аңлатып булмый, дөрес итеп җиткерә белергә кирәк – ә бу бик авыр (әйтик “Халык контроле” порталында), дип әйтте ул. Әйтик, 2013 елгы җәйге Универсиадага без Казанда бик күп яңа юллар һәм юл чишелешләре төзедек, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ә безгә шундук шикаятьләр килә башлады: нишләп безнең юлны да төзекләндермәдегез, ә нишләп бу юл өлеше яңартылмады?

Әйе, бездә проблемалар күп, дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты, аларның күбесе системалы, аларны хәл итү авыр, мин ни эшләргә кирәклеген беләм һәм команда да бирә алам, әмма финанс мөмкинлекләр чикләнгән. Бигрәк тә социаль мәсьәләләр хәл ителергә тиеш, без мәктәпләрне төзекләндерәбез, яңа балалар бакчалары төзибез, “Чиста су” программасын гамәлгә ашыру бара, якын арада республикада юлларны һәм торак пунктларны яктырту программасы башланачак.

Әйе, бүген безгә ачыклык шартларында эшләргә ияләшергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм хакимият нәрсәдер вәгъдә итә икән, аны һичшиксез үтәргә кирәк. Әмма гражданнар үзләре дә кулланучы гына булырга тиеш түгел, тормышны яхшырту теләге булырга тиеш.

Татарстан сынау төбәкләре белән “Ачык Хөкүмәт” проектын башкару өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер, әйдәгез мәгълүмат, тәҗрибә белән алышынабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Михаил Абызов семинар барышында шулай ук заманча шартларда дәүләт хезмәткәрләрен электрон форматта эшләргә әзерләргә кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу эшне региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International