Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: “Сөт акчалата керемнең төп чыганагы була”
2013 елның 21 сентябре, шимбә
ТР Премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл халкын сөт җитештерү белән ныклап шөгыльләнергә чакырды.
Бүген ул ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләде. “Үтеп бара торган ел коры булды, һәм бик зур табыш булыр дип көтеп булмый. Бу очракта сөт акчалата керемнең һәм табышның төп чыганагы була”, - дип белдерде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң, бу мәсьәлә буенча “бөтен җирдә мобильләшергә” кирәк. “Хәзер нәкъ шуның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Сатып алу бәяләре 20 сумнан артты, беркайчан да болай булмады, - дип билгеләде доклад ясаучы. – Эшкәртүчеләрнең кызыксынуы да кисәк кенә артты, бу бәяләр динамикасы буенча күренә”. М.Әхмәтов ачыклык керткәнчә, үткән елгы бәяләрнең дәрәҗәсе 4 сумга арткан.
Иң югары сатып алу бәяләре Казан сөт комбинатында – кг өчен 17-21 сум. «Эдельвейс-М» сөтнең килограммын 20 сумга сатып ала, «Алабуга сөте» – 18,70 сум, Югары Ослан агрофирмасы – якынча 18 сум, «Просто молоко» компаниясе һәм Чистай сөт комбинаты – уртача 17 сум. Республика буенча уртача бәя - 17,50 сум.
“Сөт җитештерү белән шөгыльләнергә кирәк, бигрәк тә мондый бәя булганда”, - дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге шартларда сөтнең керем чыганагы, авыл халкы иминлегенең нигезе булуын әйтте. Ул шулай ук муниципалитет башлыкларын һәм авыл халкын активлыкка чакырды. “Авыл җитди мөнәсәбәтне таләп итә”, - диде ТР Президенты.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз