Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү мәсьәләләре буенча “Леонтьев үзәге” белгечләре белән фикер алышты
2013 елның 21 сентябре, шимбә
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү сроклары һәм алымнары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Леонтьев үзәге” (Санкт-Петербург) халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләре белән очрашуда фикер алышты.
Очрашу “Связьинвестнефтехим”ААҖ киңәшмәләр залында узды, анда “Граждан инициативаларына ярдәм буенча Кудрин фонды” җитәкчесе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Леонтьев үзәге” – 1991 елда Санкт-Петербург мэры Анатолий Собчак һәм икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Василий Леонтьев инициативасы буенча нигезләнгән халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге. Үзәк социаль-икътисадый үсешнең стратегик планнарын, проектларын һәм программаларын эшләгәндә федераль, региональ һәм муниципаль идарә органнарына региональ икътисад һәм иҗтимагый финанслар проблемалары буенча тикшеренүләр оештыру һәм уздыру һәм консультацион хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасында “Леонтьев үзәге” белән хезмәттәшлек турында һәм “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе” проектын эшли башлау турында 2012 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында игълан ителгән иде. Аннары 2012 елның ноябрендә Казанга мәгълүмат җыю һәм “Татарстан авылы” һәм “Транспорт-коммуникация пространствосы” төркемнәрендә эш интервьюсы уздыру өчен “Леонтьев үзәге” экспертлары килгән иде. 2013 елның мартында Рөстәм Миңнехановка “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе” проектының тикшеренү программасы үсеше турында нотык тәкъдим ителгән иде.
Бүгенге очрашуда “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең территориаль стратегик планлаштыру бүлеге җитәкчесе Борис Жихаревич “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе”нең эчтәлеге һәм аны әзерләү графигын тәкъдир итте.
Стратегия 2030ның максаты – республика үсешенең киләчәк юнәлешен билгеләү. Документта мәгариф сыйфаты, кеше капиталын арттыру һәм тотып калу, регионның сәнәгать сәясәте, инновацион һәм инвестицион стратегиясе, пространствода үсеш концепциясе һәм башкалар урын табачак. Документны эшләү өч этаптан торачак. “Стратегия 2030” 2015 елга әзер булыр дип көтелә.
“Леонтьев үзәге” белгечләре Татарстан Республикасының барлык министрлыклары белән тыгыз элемтәдә торачак.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе”н киләчәктә эшләү буенча фикер алыштылар.
“Леонтьев үзәге” ХСИТҮ” ЯАҖ генераль директоры Ирина Карелина “Россия регионнарында һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII бөтенроссия форумы кысаларында (2013 елның 21-22 октябре) Татарстан Республикасының стратегик проектларына багышланган махсус сессия уздырырга тәкъдим итте.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз